+22 °С
Дождь
Соңгы 5 ел эчендә Республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров ярдәмендә 1400 спорт объекты сафка бастырылган. Алар исәбендә – 4 масшатаблы спорт үзәге, 12 физкультура-савыктыру комплексы, 5 өсте ябулы боз шугалагы, 2 бассейн, 56 ГТО мәйданчыгы, 4 күпфункцияле спорт мәйданчыгы. 3 стадион һәм 1 бассейнга реконструкция ясалган. Районыбызда да спорт объектлары, хоккей тартмалары күзгә күренеп артты. Иске Бәшир авылында спорт корылмалары һәм волейбол мәйданчыгын берләштергән комплекс барлыкка килде, Имәнлекул, Иске Бәшир, Митрә-Әюп, Иске Калмаш, Югары Аташ, Нариман авылларында яңа хоккей тартмалары барлыкка килде. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе территориясендә ГТО мәйданчыгы төзелде.