2019 елдан башлап әлеге проект ярдәмендә республикада 683 иҗтимагый территория төзекләндерелгән. Шул исәптән – 2023 елда 123 объект сафка кертелгән. Республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров башлангычында биш ел эчендә республиканың шәһәр-районнарында 4,1 млрд сумга 22 проект тормышка ашырылган. «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» проекты Чакмагыш районында да актив гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында районыбызның Иске Калмаш, Аблай, Рапат,Тозлыкуш, Иске Бәшир авылларында ял итү парклары, район үзәгендәге “Тынычлык аллеясы”, “Урожай” стадионы төзекләндерелде. Агымдагы елда «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» программасында катнашу өчен чакмагышлылар ике проект өчен тавыш бирә: район үзәгендә скейт-парк төзү һәм Ленин урамында җәяүлеләр өчен аллея булдыру.