Әлеге изге айда бар мөселманнар да изге гамәлләрен үтәргә ашыга, ураза тота, игелекле гамәлләр кыла, хәер-сәдакалар бирә, ифтар ашлары уздыра. Кичә, 6 апрельдә, Яңа Балтач авылының "Фәридә" мәчетендә дә авылдашлар, кунаклар өчен ифтар ашы уздырылды. Ак яулыклы апа-әбиләребез, абый-бабайларыбыз, кунакларыбыз, яшьләребез мәчеткә килде. Изге чарада барлыгы 30га якын кеше катнашты. Ә аның эчендә үзенә генә хас бер мохит хөкем сөрде – ифтарга әзерлек барды. Күңелләрне аңлатып булмастай бер рәхәтлек, җылылык иркәләде. Килгән кунакларны, авылдашларны ифтар ашын оештыручы Илвир Тәлгать улы Нурисламов беренчеләрдән булып үзе сәламләде. Вәгазь тыңладык, олуг Коръәнебез аятьләрен тыңлап илаһи бер тойгы эчендә тибрәлдек. Ифтар вакытын һәрберебез көн саен бәйрәм кебек көтеп ала. Ә менә бүгенге ифтар безнең өчен икеләтә бәйрәм булды. Монда без озак күрешми торган авылдашларыбыз белән күрештек, бергәләп авыз ачтык. Бик күңелле, рәхәт булды. Шундый илаһи мизгелләр бүләк иткән өчен бу мәҗлесне оештыручы фермер Илвир Тәлгать улына, барлык булышучыларга, әзерләүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын, илләребез тыныч булсын, исән-имин булыйк!