Бишбүләк районында армрестлинг буенча Гомумрусия турниры үтте. Анда Башкортстаннан, Татарстаннан һәм Самара өлкәсеннән 200гә якын спортчы көч сынашты. Әлеге мәртәбәле ярышларда безнең район данын мәктәбебезнең тренеры Фәргать Тәлгать улы Батыршин җитәкчелегендәге армрестлинг төркеме үсмерләре яклады. Команданың чыгышы бик тә уңышлы булды. Аның әгъзалары Айнур Мусин белән Азалия Зарипова үз төркемнәрендә җиңү яулап, алтын медальләр белән бүләкләнделәр. Карина Әхмәтшина белән Нияз Ишкин – көмеш, Илназ Ханов бронза медальгә лаек булды.
Шулай ук билбау көрәше буенча Шаран районында үткән Республика беренчелеге дә яшь райондашларыбызга казанышлар бүләк итте. Әлегә көрәшчеләр белән нибары өченче ай гына шөгыльләнүенә карамастан, тренер Динар Кәлиевның укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Анда 2007-2009 елда туган үсмер егетләр һәм кызлар арасында барган көчергәнешле ярышта 77 килограмм авырлык категориясендә чыгыш ясаган Тимур Әхтәров һәм 63 кг. категориясендә Ангелина Бәдретдинова – икенче, ә Камила Шәмсиева (52 кг.), Илнар Мохтаров (60 кг.) Динар Хәйруллин (71 кг.) өченче призлы урыннарны яуладылар.
Без яшь спортчыларны һәм аларның тренерларын бу казанышлары белән ихлас котлыйбыз һәм артабан да тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез.