+24 °С
Дождь
Шушы көннәрдә Имәнлекул урта мәктәбе коллективы да «Блиндаж шәме» акциясе кысаларында яугирләр өчен шәмнәр ясады. Мобилизацияләнгән якташларыбыз өчен окоп шәмнәре бик мөһим һәм кирәкле. Мондый шәм 6-7 сәгать янып тора, яктылык һәм җылылык бирә. Аны сүндереп, яңадан кабызып та була. Шәм янында җылынырга, аяк киемен киптерергә, ризыкны җылытырга, су кайнатырга мөмкин. Шәмнәр посылкаларга тутырылачак һәм сугышчыларга җибәреләчәк. “Үз кулларыбыз белән эшләнгән шәмнәр, җан җылысы символы буларак, һәр солдатны җылытыр дип өметләнәбез. Окоп шәмнәрен ясауда катнашкан барлык битараф булмаган кешеләргә рәхмәт белдерәбез”, – диләр әлеге акциядә катнашучылар.