+22 °С
Яңгыр
Күргәзмәнең максаты – укучыларның космос турында күзаллауларын киңәйтү, иҗат һәм фантазияне үстерү. Космос балаларны үзенең серлелеге һәм билгесезлеге белән җәлеп итә, шуңа күрә зур кызыксыну һәм теләк белән сәнгать бүлеге укучылары космос темасына рәсемнәр әзерләүдә катнаштылар. Балалар рәсемнәрендә үзләрен ачык космоска чыгучы космонавтлар итеп күз алдына китереп, космос темасына фантазияләрен чагылдырганнар. Аларның эшләрендә төрле космик объектларны, ракеталарны, планеталарны, йолдызлыкларны, кометаларны күрергә мөмкин. Иҗади эшләр гуашь һәм акварель белән катнаш рәсем техникасында башкарылган.