Әлеге шигырьләр җыентыгын ул махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган оныгы Тимур Азат улы Хисмәтуллинга багышлаган. Авторның бу шатлыгы белән кайгысын уртаклашырга иң якын иҗатташ дуслары, әлеге китапны чыгарырга ярдәм итүчеләр, якынары, мәгариф ветераннары, мөхтәрәм авылдашлары, укучылар җыелган иде. Бу күркәм чарада катнашу бәхете безгә дә тиде. “Сугыш үлемсез булмый, диләр. Кыска вакытлы ялга кайтканда шулкадәр ашкынып кайткан иде, балакаем. Йөрәк елый, йөрәк сыкрый, өзгәләнә... Тимур шундый сабыр, йомшак, нечкә күңелле, тыныч холыклы, акыллы, оялчан иде. Әле яшисе дә яшисе иде бит...Сүли алмаган сүзләремне шигырь юлларына салдым”, – дип Нәфисә апа оныгына багышланган шигырьләрен укып китте. Аннары сүзне муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова алды. Үз чыгышында ул Тимурның әти-әнисе Азат Наил улы, Резеда Әсгать кызына мөрәҗәгать итте. “Районыбызның батыр уллары ак торналар кебек мәңгелеккә очып киттеләр. Шуларның берсе – Тимур кебек улга тәрбия биреп үстергән Резеда апа белән Әсгать абый каршында бөтен район халкы исеменнән баш иям. Көн артыннан көн үтә. Тимур яу яланнарда батырлык өлгеләре күрсәтеп кайтты. Ул хезмәт иткәндә үк бик зур исемгә лаек булды – күрсәткән батырлыклары өчен 4нче дәрәҗә Георгий тәресе медале беләнә лаек. Нечкә күңелле булса да, ул курку белмәс егет булып шушындый зур дәрәҗәләргә ирешкән”, – диде Светлана Фларис кызы. Район үзәк китапханәсе мөдире Алсу Гәрәева артабан сүзне Тимурның укытучысы Айсылу Мадик кызына бирде. “Югары Аташ урта мәктәбеннән алар биш егет килгән иде. Шушы биш егетнең арасыннан иң гадие, иң тыныч, сабыры Тимур иде. Шулкадәр акыллы булды. Аның әти-әнисе – авылдагы иң үрнәкле, ярдәмчел гаиләләрнең берсе. Аларга качан мөрәҗәгать итсәм дә, бервакытта да “юк” дия белмәделәр”, – дип хәтирәләрен уртаклашты ул. Аңарга Тимурның Башкорстан аграр-технология колледжы филиалы укытучысы Альберт Каниекев та кушылды. “Тимур җаваплылыгы белән һәрвакыт аерылып торды. Авылдан килеп укыса да, буранда да килми калганы булмады. Көндә әти-әнигә ярдәм итәргә кирәк, дип кайтып китә иде”, – диде. Чарага Нәфисә апаның ике туганы – танылган фоторәссам Илфир Исламгазин, китапны чыгаруда ярдәм иткән якташыбыз, “Өмет” республика гәзите хәбәрчесе Гөлара Арсланова да кайткан иде. “Шагыйрь меңнәрчә кешеләрнең күңелендә булган хис-тойгыларны үзенең шигырьләре аша җиткерә. Нәфисә апаны мин кечкенә чагымнан ук беләм, алар Әсгать абый белән шундый матур пар иде. Без аларга карап соклан идек, алар кебек булырга хыял итә идек. Республика гәзитендә хезмәт сала башлагач та без Нәфисә апа белән араларны бервакытта да өзмәдек. Аның китабын чыгаруда әз генә өлешем кергәч тә, мин моңа бик шатмын”, – диде Гөлара Әнвәр кызы. “Чакмагыш чаткылары” иҗади берләшмәсе җитәкчесе Рәзифә Гали кызы Сәхәпова чарада иҗатташ дуслары белән чыгыш ясады. Ул күптән түгел генә оешкан “Балкыш” өлкән буын вәкилләре оешмасы эшчәнлеге хакында сөйләде. Иҗатташ дуслары Нәфисә Гомәровага изге теләкләрен җиткерделәр. Тантана сәбәпчесе дә җавапсыз калмады, рәхмәтләренә төреп, үзенең яңа китапларын бүләк итте. Иҗат кичәсен күркәм чыгышлары белән Башкортстан аграр-технология колледжы филиалы студентлары Илгизәр Башаров, Айдар Хаматшин, район мәдәният йорты хезмәткәрләре бизәде. Исегезгә төшерәбез, Тимур Азат улы Хисмәтуллин 2003 елның 22 гыйнварында Дүртөйле районының Семилетка посёлогында дөньяга килгән. Имәнлекул урта мәктәбендә белем алганнан соң Башкортстан аграр-технология колледжында “Авыл хуҗалыгы җитештерүе мастеры” һөнәрен үзләштерә. Уку йортын тәмамлаганнан соң 2022 елда контракт төзешеп хәрби хезмәткә китә. Ырынбур өлкәсенең Тоцкое посёлогында 21нче гвардия мотоукчылар бригадасында батальон укчысы вазыйфасында укулар үткәннән соң, 2022 елның сентябрь аенда хәрби операция зонасына китә. Күрсәткән батырлыклары өчен 4нче дәрәҗә Георгий тәресе медале белән бүләкләнә. 1 сентябрьдә нибары 20 яшьлек Тимур Украина территориясендә киеренке алышта һәлак була. Аның кыска гына гомере Ватанга хезмәт итүнең олы үрнәге булып, якташыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.