ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
9 апрель 2024, 06:55

Баскетболчы кызларыбыз сынатмый

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең “Буревестник” баскетболчылар командасын   район хакимияте башлыгы котлады

Баскетболчы кызларыбыз сынатмыйБаскетболчы кызларыбыз сынатмый
Баскетболчы кызларыбыз сынатмый
 
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең "Буревестник" баскетболчылар командасы кызлары ел саен осталыкларын яхшырталар һәм районыбызның данын төрле дәрәҗәдәге ярышларда лаеклы яклыйлар.  Быел алар авыл территорияләре арасында мәктәп укучылары спартакиадасы чемпионнары һәм   иң көчле шәһәрләр командалары арасында “КЭС-Баскет” мәктәп баскетбол лигасының төбәк этабы суперфиналында көмеш призерлар булдылар. 
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев алар белән очрашып,   спорттагы югары казанышлары өчен, ә тренер  Илсөяр Өлфат кызына һөнәренә булган мәхәббәте һәм укучыларыбызның талантларын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен рәхмәт  белдерде һәм бүләкләде. Аралашу вакытында спортчылар заманча спорт инвентаре белән ярдәм сорадылар. Район җитәкчесе бу үтенечне хуплап кабул итте һәм ярдәм итәргә әзерлеген белдерде.
“Киләчәктә дә кайда гына укысагыз, эшләсәгез дә  спортның бу төрен  ташламассыз,  шөгыльләнүегезне  дәвам итәрсез, дип ышанам. Әлеге казанышларыгыз – сезнең һәм тренерыгызның зур тырышлык, күнекмәләр нәтиҗәсе. Тренерыгызга олы хезмәте өчен бик зур рәхмәт. Алга таба да   сезгә спортта уңышлар гына юлдаш булсын. Ә без исә һәрчак сезнең барлык үтенечләрегездә ярдәм итәчәкбез”, – диде Реканс Фәнил улы, кызларга лаеклы бүләкләрен тапшырып.  
Үз чиратында   “Буревестник” баскетболчылар  командасының тренер-укытучысы  Илсөяр Өлфәт кызы  Басыйрова да командага ышанычлар баглап,  ярдәм кулы сузучыларга рәхмәт белдерде. 
   “Афәрин, минем кызларым, сынатмадыгыз! Башта без призер булырбыз,  дип уйлаган идек, әмма нәтиҗәдә авыл һәм шәһәрләр арасында чемпион булдык. 25 шәһәр, 56 район арасында – бу бик зур уңыш. Командабыздагы ике кыз 11 нче сыйныфтан булса, калганнары 7-8 нче сыйныфларда гына укыйлар. Перспектива бар, бик сәләтле балалар. Мондый балалар өчен әти-әниләренә рәхмәт, һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Реканс Фәнил улына, Луиза Марсель кызына,  беренче урта мәктәп директоры Алмаз Рамил улына, мәгариф бүлегенә олы  рәхмәт.   Без алга таба да тырышырбыз, сынатмабыз. Иң мөһиме – сезнең хуплавыгыз, ярдәмегез”, – диде ул.
Әти-әниләр исеменнән чыгыш ясаучы Регина Марат кызы Корбанова хакимият башлыгы Реканс Ямалеевка ярдәме өчен, шулай ук тренер  Илсөяр  Басыйровага көндәлек хезмәте һәм югары нәтиҗәләр өчен рәхмәт  сүзләрен җиткерде.   
  “Буревестник” баскетболчылар командасының капитаны Алина Гыйбадуллина   баскетбол секциясенә 4 нче сыйныфтан   йөри башлаган. 
“Бу спорт төре белән шөгыльләнүемә мин бик шатмын. Ул минем холкыма һәм, гомумән, тәртибемә бик нык тәэсир итте. Мин тагын да ныграк тәртиплерәк, җаваплырак булдым, ихтыяр көчем үсә барды. Минемчә, һәр үсмер бу спорт төре белән шөгыльләнергә тиеш. Калган команда әгъзалары баскетбол белән миннән азрак шөгыльләнә, чөнки алар 8 нче сыйныфта гына укый. Ләкин без барыбыз да тырыштык,  осталыгыбызны камилләштерә бардык. Мин аларның барысы  белән дә бик нык горурланам. Тренерыбызга да зур рәхмәт. Ул безнең белән еш күнекмәләр үткәрә. Аңа никадәр авыр икәнен аңлыйм, чөнки мәктәптән тыш  безнең белән шөгыльләнү өчен көн саен тренировкаларга чаба. Бу – бик зур, авыр хезмәт. Әти-әниләребезгә дә безгә күрсәткән ышанычлары,  ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм”, – диде команданың капитаны Алина Гыйбадуллина.
Баскетболчы кызларыбыз сынатмый
Баскетболчы кызларыбыз сынатмый
Баскетболчы кызларыбыз сынатмый
Баскетболчы кызларыбыз сынатмый
Баскетболчы кызларыбыз сынатмый
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас