ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
9 апрель 2024, 09:20

Бер-береңә кадер-хөрмәт булгач

Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсенә караган Яшь Көч авылында гомер кичерүче Гарифуллиннарны булдыклылыклары, кешеләргә ихлас ярдәмчел булулары һәм өлкәнәйгән көннәрендә дә активлыклары белән аерылып торулары өчен чиксез хөрмәт итәләр.

Бер-береңә кадер-хөрмәт булгачБер-береңә кадер-хөрмәт булгач
Бер-береңә кадер-хөрмәт булгач

Шушы күркәм гаиләнең тарихы 1964 елга барып тоташа. Авылның уңган егете Камил Миңлехаҗип улы шушы елның кар-буранлы февраль аенда Үрнәктән сылу, эшчән Тәгъзимә Хөсәен кызын гомерлек яры итә. Яшьләр икесе дә Үрнәктә терлекчелек тармагында – үз көчләре белән төзешкән фермада эшләгәндә танышалар һәм дуслыклары инде менә алты дистә елдан артып киткән тату тигез тормышлы олы мәхәббәткә әверелгән. Гаилә башлыгы 7 сыйныфны тәмамлау белән “Авангард” колхозына эшкә чыга. Тәүдә тракторчы ярдәмчесе, яше тулып, таныклыкка ия булгач, үзе механизатор була, артабангы бөтен тормышы терлекчелек тармагында эшләп үтә. Алда әйтелгәнчә, тормыш юлдашы да фермада уңган савучы була, исемнәре Мактау тактасында еш чагылдырылып тора. Гаиләнең татулыгын 1967 елда дөньяга килгән уллары Раил һәм 1970 елда туган кызлары Резеда арттыра. Балалары кечкенәдән кул арасына кереп, йортта да, терлекчелек фермасында да, шикәр чөгендере утауда һәм казып алып тапшыруда ярдәмләшеп үсәләр, канат ныгытып, башкалада төпләнәләр. Уллары шәхси эшкуар, кызлары исә Уфа нефть эшкәртү заводында хезмәт сала. Икесе дә гаиләле. Оныклар Рөстәм, Лилия һәм Илүзә дә картәтиләре-нәнәйләренең бөтен күркәм сыйфатларын кабул итеп үсеп канат ныгыталар. Гарифуллиннар гомер буе күмәк хуҗалыкта да булдыклылыклары белән аерылып тора, көткән дөньялары да сокландыргыч. Тәгъзимә Хөсәен кызы уңган савучы булу өстенә авыл халкының шәхси ихаталарыннан сөт җыеп дәүләткә тапшыру өчен дә җаваплы, шикәр чөгендере үстерүдә дә алдынгыларның берсе булган. Икесе дә хуҗалыкта төзү-төзекләндерү эшләрендә уңганлыклары белән аерылып торганнар. Өлкәнәйгән көннәрендә дә алар матур тормыш кичерәләр, абзарларында кәҗәләре, кошкортлары бар, бакчалары яшелчә-җимеш белән куандыра. Дини йолаларны да тайпылышсыз үтиләр, якыннары рухларына Коръән мәҗлесләре, башка чаралар оештырып торалар. Күптән түгел Гарифуллиннарның кунакчыл йортында тагын бер күркәм бәйрәм чарасы булды. Бриллиант туйларын билгеләүче парларны муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов, Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова, урындагы мәдәният хезмәткәрләре, телевидение һәм район гәзите вәкилләре, туганнары, дуслары, балалары, оныклары ихлас тәбрикләде. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның Котлау хатларын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырып, Фаил Әхнәф улы Ишморатов күркәм парларга матур шигырь юлларын, Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова моңлы җыр бүләк иттеләр. Үрнәк мәдәният йорты директоры Роза Габделисламова, китапханәче Зөлфия Низамова, мәктәп укучысы Аделина Ганиеваның җырмоңлы күчтәнәчләре дә юбилярларга олы хөрмәт-ихтирам билгесе булып яңгырады. Бу көнне күркәм пар адресына балалары, туганнары, күршеләре һәм дуслары исеменнән дә күп изге теләкләр әйтелде. Үзләренә күрсәтелгән хөрмәтихтирам өчен ихлас рәхмәт белдереп, Камил Миңлехаҗип улы да, Тәгъзимә Хөсәен кызы да яшьлек хәтирәләре белән уртаклашты, изге теләкләр җиткерде. Тату гомер кичерүләренең серләрен алар бертавыштан: “Бер-береңә чиксез хөрмәт-ихтирам күрсәтүдә”, – дип дәлилләделәр. Киләчәктә дә аларга тату озын гомер юлларыннан бергәләшеп баруларын телибез.

Бер-береңә кадер-хөрмәт булгач
Бер-береңә кадер-хөрмәт булгач
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас