ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
9 апрель 2024, 10:15

Чакмагышлылыр актив рәвештә «Тормышка таба 10 000 адым» акциясенә кушылды

8 апрельдә район үзәгендәге Гаилә ялы паркында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Тормышка таба 10 000 адым» Бөтенрусия акциясе узды.

Чакмагышлылыр  актив рәвештә «Тормышка таба 10 000 адым» акциясенә   кушылдыЧакмагышлылыр  актив рәвештә «Тормышка таба 10 000 адым» акциясенә   кушылды
Чакмагышлылыр актив рәвештә «Тормышка таба 10 000 адым» акциясенә кушылды

 Анда 130дан артык кеше катнашты. Иң тәүдә чарада катнашучылар алдында Яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты рәисе вазифасын башкаручы Айсылу Халитова чыгыш ясады. Ул Бөтенрусия акциясе, аны үткәрү тарихы һәм кагыйдәләре, ә иң мөһиме спорт хәрәкәтенең файдасы турында сөйләде һәм сәламәтлек өчен 10 000 адымны уңышлы үтүен теләде. Шулай ук биредә күмәкләп физик күнегүләрдә катнашу оештырылды. Бергәләп истәлеккә фотосурәткә төшкәннән соң, акциядә катнашучылар алдан төзелгән маршрут буенча кузгалдылар.

Чакмагышлылыр  актив рәвештә «Тормышка таба 10 000 адым» акциясенә   кушылды
Чакмагышлылыр  актив рәвештә «Тормышка таба 10 000 адым» акциясенә   кушылды
Чакмагышлылыр  актив рәвештә «Тормышка таба 10 000 адым» акциясенә   кушылды
Чакмагышлылыр актив рәвештә «Тормышка таба 10 000 адым» акциясенә кушылды
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас