ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
11 апрель 2024, 11:35

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннарның улы туган!

Җыр сөюче тамашачылар бу хәбәрне күптән көтте. Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар гаиләсендә зур сөенеч, олы бәхет – яшь гаилә әти-әни булды. Кичә, 10 апрель көнне, аларның уллары туган! Сабый якты дөньяга Ураза гаете көнендә аваз салды.

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннарның улы туган!Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннарның улы туган!
Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннарның улы туган!

 

«10.04.2024. Улым, дөньяга аваз салган көнең белән», – дип яза билгеле җырчылар социаль челтәрләрдә. Ришат белән Алия уллары янәшәсендә төшкән беренче фотолары белән дә уртаклашканнар.
Матур, иҗади Төхвәтуллиннар гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз! Тигезлектә үстерергә насый булсын, сау-сәламәт, бәхетле сабый булсын!

Мәгълумат һәм фотосурәт чыганагы: “Интертат” сайты

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас