ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
11 апрель 2024, 11:10

Алтын туйга – парлы атлап

Бүген районыбызның ЗАГС бүлегендә 50 ел бергә тату яшәгән күркәм парларны хөрмәтләделәр

Алтын туйга –  парлы атлапАлтын туйга –  парлы атлап
Алтын туйга – парлы атлап
 
Илле ел парлап гомер итү бәхете бик сирәкләргә генә насыйп була. Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Безнең Чакмагышыбызда да бер-берсен хөрмәт итеп, пар канатлы булып яшәгән, яшьләргә өлге итеп куярлык гаиләләр бихисап. 
 Бүген район үзәгендәге ЗАГС бүлегендә алтын туйларын билгеләүче  парларны бүләкләү һәм тәбрикләү тантанасы узды.  Тантанага Ринад һәм Ләлә Кәримовлар, Мөхәммәтнур һәм Рифа Рахманкуловлар, Фәһим һәм Рима Насыйбуллиннар, Зәбир һәм Рәзифә Нәфыйковлар чакырылган иде. Табышканнар, яратып кавышканнар һәм үз тырыш  хезмәтләре белән гаилә йөген тартып тормыш алып барганнар, балалар үстергәннәр... Бүген аларның барысы да кадерле әти-әни, кайната-кайнана, нәнәй-картәти. 
Илле ел бергә гомер кичерүче парларга бик күп матур теләкләр яңгырады һәм   республика башлыгы Радий Хәбировның Котлау хаты   һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды.   Район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан башкарылган матур җырлар   чараны тагын да тулыландырып, ямьләндереп   җибәрде. 
Бу хакта тулырак гәзитнең киләсе санында таныша аласыз.
Алтын туйга –  парлы атлап
Алтын туйга –  парлы атлап
Алтын туйга –  парлы атлап
Алтын туйга –  парлы атлап
Алтын туйга –  парлы атлап
Алтын туйга –  парлы атлап
Алтын туйга –  парлы атлап
Алтын туйга –  парлы атлап
Алтын туйга –  парлы атлап
Алтын туйга – парлы атлап
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас