Республика һәм район җитәкчеләре моны игътибардан читтә калдырмыйлар, үз гражданнарының иминлеген тәэмин итү, җәмгыятьтә тынычлык һәм тотрыклылыкны саклап калу өчен мөмкин булганнарның барысын да эшлиләр.
Укучылар, укытучылар, әти-әниләр өчен иң җаваплы чор – соңгы кыңгыраулар, имтиханнар чоры якынлаша. Бу выкытта белем бирү учреждениеләрендә, балалар бакчаларында иминлекне саклау – иң мөһиме. Бүген, 11 апрельдә, нәкъ шушы максатны күздә тотып, Чакмагыш беренче урта мәктәбендә террорчылыкка каршы көрәш буенча укулар уздырылды. Укучылар һәм укытучыларның иминлеген тәэмин итү, террордан саклану буенча киңәшләр бирелде. Укулар барышында хәвефсезлекне тәэмин итү кагыйдәләре искә төшерелде.
Барлык җитәкчеләргә, авыл хакимиятләре башлыкларына, шулай ук район халкына һәрвакыт уяу булырга кирәк, чөнки террорчылык – заман афәте.