+24 °С
Яңгыр
Бриллиант туйлары белән аларны Имәнлекул авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Разалия Лиф кызы Хәфизова тәбрикләде. 60 ел бергә кулга-кул тотынышып, шатлыкта да, кайгы да да тормыш сукмагыннан бергә атлаган бу күркәм парга иң изге теләкләр җиткерелде. Рәшитовлар гаиләсенә Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның Котлау хаты белән бүләге тапшырылды. Без дә изге теләкләргә ихлас йөрәктән кушылып Рәис абый белән Хәлә апага сәламәтлек, хәерле озын гомер телибез!