ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
12 апрель 2024, 10:10

Чит илдә олтан булганчы, үз илеңдә солтан бул

Район үзәгендә “Русия эше” Мөмкинлекләр вакыты” Бөтенрусия һөнәрләр ярминкәсе уздырылды

Чит илдә олтан булганчы, үз илеңдә солтан булЧит илдә олтан булганчы, үз илеңдә солтан бул
Чит илдә олтан булганчы, үз илеңдә солтан бул

 

12 апрельдә район мәдәният йортында “Русия эше” Мөмкинлекләр вакыты” Бөтенрусия һөнәрләр ярминкәсе уздырылды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, район мәшгульлек үзәге начальнигы Айдар Зәйнетдинов катнашты.
Җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы”, “Башкерамикс”, “Стәрлебаш кошчылык фабрикасы”, “Чакмагыш икмәге”, су белән тәэмин итү, район кулланучылар җәмгятьләре, “Үзәк” машина-технология станциясе филиалы, “Базы”, Ленин исемендәге, “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативлары, район үзәк дәваханәсе, Чакмагыш телевидениесе, шәхси эшкуар Рина Гәрәева бүгенге көндә актуаль булган вакансияләр тәкъдим итте.
“Бүгенге чарада сәнәгать предприятиеләреннән алып хезмәт күрсәтү өлкәсенә кадәр төрле тармакларда һөнәр табу мөмкинлеге бар. Бу тормышта һәркем үзе теләгән эш урыны таба ала. Иң мөһиме – теләк һәм максатка омтылу. Бүгенге көндә районның агросәнәгать комплексы тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары читкә китеп хезмәт салучыларныкы белән бертигез. Озын акча эзләп ерак йөрисе юк, үзебезнең хуҗалыкларда хезмәт хаклары 50-80әр сум мең тәшкил итә. Эшләргә теләк кенә кирәк. Бүгенге очрашуда сезгә мөмкин кадәр күбрәк мәгълүматлар бирергә тырыштык, ул сезнең өчен файдалы булгандыр, дип ышанасы килә. Барыгызда да уңышлар телим!” – диде Реканс Фәнил улы. Үз чыгышында ул шулай ук контракт нигезендә бирелә торган адреслы социаль ярдәм турында сөйләде. Әлеге программа ярдәмендә быел дүрт райондашыбыз үз эшен ачып җибәргән. “Ел саен 10-15 кешегә эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәкбез”, – диде район җитәкчесе.
Әйтеп үтәргә кирәк, социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм гражданнарны үз керем чыганаклары белән тәэмин итүче нәтиҗәле корал булып тора. Соңгы 3 елда программа кысаларында республикада яшәүче 10 меңнән артык кеше эшкә урнаштырылган. Социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм түләүгә 1,4 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән.
Интерактив-күргәзмә зонасында эш эзләп килүчеләр белән турыдан-туры әңгәмә үткәрделәр. Алар лаеклы социаль пакетлы, лаеклы хезмәт хакы түләнә торган һөнәрләр турында сөйләде. “Минем бизнесым” үзәге вәкилләре “Мөмкинлекләр вакыты” күргәзмәсендә үз эшеңне ачып җибәрү серләре белән уртаклашты.


Әлеге чара эшне тиз сайлап алу гына түгел, карьера планлаштыруда да ярдәм иткән, дип ышанасы килә. Ярминкәдә, вакансияләр белән беррәттән, заманча мәшгульлек хезмәтенең барлык мөмкинлекләре дә тәкъдим ителде. Бөтенрусия эшкә урнаштыру ярминкәсе район сәнәгатенең төрле тармакларыннан эш бирүчеләрне һәм эш эзләүчеләрне берләштерде. Ярминкәдә барлыгы 170 кеше катнашты, районның 13 предприятиесе вакансияләр тәкүдим итте.
Чарада мәктәп укучылары өчен аерым зона булдырылган иде. Бу балалар өчен дә, ата-аналар өчен дә һөнәрләргә төшенү: мәктәп укучылары махсус техника белән танышты, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.
Әйтеп үтәргә кирәк бүген район мәшгульлек үзәгендә 113 кеше исәптә тора. Район оешма-предприятиеләренә сатучы, пешекче, электриклар, табиблар һәм төрле һөнәр ияләре таләп ителә.

Чит илдә олтан булганчы, үз илеңдә солтан бул
Чит илдә олтан булганчы, үз илеңдә солтан бул
Чит илдә олтан булганчы, үз илеңдә солтан бул
Чит илдә олтан булганчы, үз илеңдә солтан бул
Чит илдә олтан булганчы, үз илеңдә солтан бул
Чит илдә олтан булганчы, үз илеңдә солтан бул
Чит илдә олтан булганчы, үз илеңдә солтан бул
Чит илдә олтан булганчы, үз илеңдә солтан бул
Чит илдә олтан булганчы, үз илеңдә солтан бул
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас