ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
12 апрель 2024, 10:15

Рамазан – изгелек кылу ае

Рамазан – ураза тоту, саваплы гамәлләр кылу, мохтаҗларга булышу, сәдака өләшү ае, начар уйлардан һәм начар эшләрдән тыелу ае да.

Рамазан – изгелек кылу аеРамазан – изгелек кылу ае
Рамазан – изгелек кылу ае

Бу айда кылынган яхшылык өчен саваплар башка айларга караганда күбрәк языла. Ураза гаете бәйрәме көнендә Тайняш авылының “Һәдия” мәчете имам-хатыйбы Флүр Риф улы Якупов тормыш иптәше, авыл Советы депутаты Айсылу Рамус кызы, волонтер Ләлә Рәфәт кызы Шәймәрданова белән берлектә Чакмагыштагы балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында булып, балаларны сөендереп кайттылар. Биредә тәрбияләнүче ата-ана назыннан мәхрүм калган сабыйларга өр-яңа спорт костюмы, эчке киемнәр, җимешләр, тәм-томнар сатып алып илтеп тапшырылды. Бу көнне алар шулай ук Тайняш авылында яшәүче ялгызы гына өч баласын тәрбияләүче Ирнис Фәтхетдинов гаиләсенең хәлен белеп, балаларга яңа киемнәр бүләк иттеләр.
“ “Һәдия” мәчетенә бик күпләр фитыр сәдакасы тапшырды, барлыгы 41 000 сум акча җыелды. Без чын күңелебездән балаларны сөендерергә теләп, шушы ярдәмне оештырдык. Ихлас күңелебездән барлык гаиләләргә иминлек, сәламәтлек телибез. Изге эш-гамәлләребезне Аллаh кабул кылсын, бөтен теләкләребез тормышка ашсын! Күкләребез һәрчак аяз булсын!” – ди изге күңелле тайняшлылар.

Рамазан – изгелек кылу ае
Рамазан – изгелек кылу ае
Рамазан – изгелек кылу ае
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас