Бу 17 яше тулмаган үсмерләргә һәм балаларга тәүлекнең аерым сәгатьләрендә урамда һәм җәмәгать урыннарында булу тыела дигән сүз. Комендант сәгатен гамәлгә кертүнең максаты -- балаларның һәм үсмерләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм аларны һәр төрле хәвеф-хәтәрләрдән саклау. Безнең районда да балалар һәм үсмерләрне барлык төр хәвефләрдән саклау, алар катнашлыгындагы күңелсез һәм фаҗигале очракларны булдырмау максатында күләмле профилактика-кисәтү эшчәнлеге алып барыла. Шушы көннәрдә район үзәгендә комендант сәгате турындагы законның үтәлешен тикшерү, төнге сәгатьләрдә урамнарда һәм җәмәгать урыннарында балалар һәм үсмерләрнең әти-әниләре күзәтүеннән тыш йөрүләрен кисәтү максатында профилактика рейды үтте. Муниципаль район хакимиятенең балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия, район мәгариф бүлеге, полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү төркеменең җаваплы хезмәткәрләре, шулай ук киң мәгълүмат чаралары вәкилләре берлектә 22.00 сәгатьтән соң Чакмагышның урамнары буенча рейд үткәреп, җәмәгать урыннарында булдылар. Мондый кисәтү-профилактика чаралары артабан да даими үткәреләчәк. Алар вакытында 17 яшькәчә үсмерләрнең комендант сәгате турындагы законны санга сукмый, кичке һәм төнге сәгатьләрдә өлкәннәр күзәтүеннән тыш урамда һәм җәмәгать урыннарында йөрүе ачыкланса, аларның әти-әниләре яки аларны алмаштыручы кешеләр өчен административ җаваплылык чаралары каралган. Шушы җәһәттән барлык ата-аналарның исенә төшерәбез: Башкортстан Республикасында 2024 елда 17 яшькәчә үсмерләр һәм балалар өчен комендант сәгате урындагы вакыт белән 22.00 сәгатьтән (1 майдан 30 сентябрьгә кадәр -- 23 сәгатьтән) иртәнге 6.00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Бу вакытта алар урамнарда, паркларда, скверларда, йорт алларында, мәйданнарда, вокзалларда һәм башка җәмәгать урыннарында тик өлкәннәр күзәтүендә генә йөри ала. Балаларның хәвефсезлеге өчен тәү чиратта ата-аналарның җаваплы булуын бер вакытта да исегездән чыгармагыз дип барлык райондашларны кисәтәбез.