+22 °С
Ясно
Ярышларны ачу тантансында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, район мәгариф бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы Абдрахманова, тренер-укытучы Илгиз Габделхәй улы Ибраһимов, Фидрат Афзал улының кызлары, оныгы катнашты. Турнирда Чакмагыш һәм Илеш районы яшь боксчылары көч сынашты. Рингта алыш кызу барды, спортчылар сынатмады. Җиңүчеләргә грамоталар, медальләр тапшырылды.