ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
13 апрель 2024, 15:40

Хакимият башлыгы призына ярыш үтте

Агымдагы атнаның шимбәсе спорт ярышларына аеруча бай.

Хакимият башлыгы призына ярыш үттеХакимият башлыгы призына ярыш үтте
Хакимият башлыгы призына ярыш үтте

Чакмагыш гимназиясендә муниципаль район хакимияте башлыгы Кубогына оештырылган волейбол буенча бәйге -- аларның берсе. Ярышларда 9 катнаш команда осталыкта, җитезлектә көч сынашты. Алар -- Чакмагыш, Үрнәк, Юмаш, Имәнлекул, Балтач, Иске Калмаш, Каразирек авыл биләмәләре һәм "Транснефть" оешмасы вәкилләре. Чараны район хакимиятенең яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт комитеты рәисе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Айсылу Марат кызы Халитова ачты. Артабан волейбол спортын үз иткән уенчыларны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев сәламләде һәм бәйгедә уңышлар теләп, киләчәктә якташларыбызның республика күләмендә дә казанышларга ирешүләренә ышануын белдерде. Ярышларны ачу тантанасын "Соверен" бию коллективы кызларының чыгышы бизәде. Төп приз өчен бәйге кызу барды. Командалар гимназия һәм Чакмагыш беренче урта мәктәбенең спорт залларында уйнады. Һәр команда уенчылары җиңүгә омтылыш, алдынгылык чәме белән янып, төп приз иясе булуга омтылды. Бу ярышларда уңыш "Транснефть" командасына елмайды - муниципаль район хакимият башлыгының төп призына шушы команда уенчылары ия булды. Икенче урынга Имәнлекул, өченче урынга Юмаш авыл биләмәсе командасы лаек булды.

Хакимият башлыгы призына ярыш үтте
Хакимият башлыгы призына ярыш үтте
Хакимият башлыгы призына ярыш үтте
Хакимият башлыгы призына ярыш үтте
Хакимият башлыгы призына ярыш үтте
Хакимият башлыгы призына ярыш үтте
Хакимият башлыгы призына ярыш үтте
Хакимият башлыгы призына ярыш үтте
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас