ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
13 апрель 2024, 15:25

Якташ музыкантларыбыз катнашлыгында “Безнең мирас” концерты

12 апрель – Космонавтика көнендә район мәдәният йортының тамашалар залында “Безнең мирас” дип исемләнгән Чакмагыш Балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеген тәмамлаучы якташларыбыз катнашлыгында концерт оештырылды.

Якташ музыкантларыбыз катнашлыгында  “Безнең мирас” концертыЯкташ музыкантларыбыз катнашлыгында  “Безнең мирас” концерты
Якташ музыкантларыбыз катнашлыгында “Безнең мирас” концерты

“Космоска үзең белән нәрсә алып барырга була? Яңадан тигезлек халәтен, бигрәк тә рухилык халәтен табарга нәрсә ярдәм итәр иде? Җыр! Юрий Гагарин скафандрының колакчыннарында нәкъ җыр яңгыраган. Без барыбыз да космос кисәкчәләре һәм һәркемнең эчендә бөтен космос бар! Сез гаҗәпләнерсез, ләкин музыкантлар космоска якынрак! Сүзләр тәмамланган урында музыка башлана, дип юкка гына әйтмиләр!”, – дигән сүзләр белән башлады әлеге концертны аның алып баручысы Гүзәл Солтангуҗина. Музыка мәктәбен тәмамлаучылар – иҗади шәхесләр, талант йолдызлыгында балкып торган йолдызчыклар. Аларның һәркайсы үзенчәлекле һәм кабатланмас. Районыбызның лаеклы горурлыгы булган музыкантлары бар. Концертта аккордеон сыйныфын тәмамлаучы якташларыбыз 1994 елгы чыгарылыш укучысы Александр Николаевич Квашук һәм 2012 елгы чыгарылыш укучысы Илнур Фларид улы Сәлимгәрәев белән таныштырдылар. Алар Чакмагыш Балалар сәнгать мәктәбен тәмамлагач, музыка училищесында, артабан сәнгать институтында укуларын дәвам иткәннәр. Бүгенге көндә балаларга музыка серләрен өйрәтүдән тыш, үзләре дә актив рәвештә концертлар куялар. Халыкара һәм бөтенрусия конкурслары лауреатлары булган сәләтле якташларыбыз һәм рус халык уен коралларының яшьләр оркестры катнашлыгындагы концертны тамашачылар бик яратып, зур алкышлар белән каршы алды. Бу хакта тулырак гәзитнең киләсе санында таныша аласыз.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас