+24 °С
Яңгыр
Быел акция алтынчы тапкыр үткәрелә, былтыр ул 150 меңнән артык кешенең сәламәтлеген тикшергән.
Ел саен үткәрелә торган “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясендә быел медицина хезмәткәрләре бригадасы 331 авыл биләмәсендә булачак.
Бригадалар составында терапевтлар, педиатрлар, хирурглар, акушер-гинекологлар һәм башка белгечләр бар.
Уфа маршруты үзенә ун районны берләштерә: Иглин, Чишмә, Архангел, Кырмыскалы, Благовещен, Благовар, Кушнаренко, Чакмагыш, Нуриман, Уфа.