Бу атнада башкалабыз Уфада Чакмагыш районы көннәре үтә. Аның кысаларында район җитәкчелеге төрле уку йортларында белем алган студентлар белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр, презентацияләр үткәрә.
Беренче очрашу М.Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында уздырылды. Икенче көнне муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, район хуҗалыклары җитәкчеләре Башкорстан дәүләт аграр университетында студентлар белән очрашты.
Бу көнне башкалабызда район студентлары өчен тагын бер фәһемле чара әзерләнгән иде. БР Дәүләт Җыелышы – Корылтайның кече утырышлар залында алар якташ депутатлар белән түгәрәк өстәл артына утырды. Тулырак гәзитебезнең алдагы саннарында укый аласыз.