+6 °С
Болытлы
Гаилә елы кысаларында үткәрелгән чараларда актив катнашкан гаиләләр муниципаль район хакимияте һәм гимназия җитәкчелеге тарафыннан бүләкләнә.
Гаилә – һәркем өчен иң кадерле сыеныр урын. Гаилә ул – якты матур йорт, балалар бакчасы, мәктәп. Шулар арасында бердәмлек булса, балаларга тиешле тәрбия биреп була. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дисәләр дә, бала күп вакытын бакча белән мәктәптә уздыра. Димәк, мәктәп тә әти-әни белән бергә балаларнеы олы юлга чыгарырга әзерләргә тиеш.