ИГЕНЧЕ
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
19 апрель , 10:05

“Библиотөн”гә килегез!

Кадерле дуслар!

“Библиотөн”гә килегез!
“Библиотөн”гә килегез!


19, 20 апрельдә Чакмагыш районы китапханәләре Гомумрусия “Библиотөн-2024” акциясенә кушыла. Акциянең темасы – “Гаилә белән укыйбыз”. Китапханәләр кичке сәгатьләрдә китап укырга яратучы дусларын чакыра. Алар өчен киңкырлы мәдәни программалар әзерләнә. Чарага килүчеләрне Гаилә елына багышланган китап күргәзмәләре һәм яңа китаплар презентацияләре, фәһемле мәгълүмәт программалары, танылган якташларыбыз, китап укучы гаиләләр белән очрашулар, бенефислар, интеллектуаль викториналар, осталык сәгатьләре һәм иҗади занятиеләр, конкурслар, уеннар көтә.
Шулай ук мавыктыргыч караоке, гаилә кинофильмнарын карау, фотозоналар янындагы фотосессияләр, яраткан китап белән селфилар да беркемне дә битараф калдырмас дип уйлыйбыз. Акция кызыклы һәм чагу оештырылып, онытылмаслык тәэссоратлар калдырачак!

“Библиотөн”гә килегез!
“Библиотөн”гә килегез!
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: