ИГЕНЧЕ
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
19 апрель , 09:35

Чәчүлекләр тукландырыла башлады

Җирләр кардан әрчелү белән калкулыкларда урнашкан басуларда дым каплату, күпьеллык үлән чәчелгән һәм уҗым культуралары биләгән мәйданнарны минераль ашламалар белән өстәмә тукландыру эшләре башланды.

Чәчүлекләр тукландырыла башлады
Чәчүлекләр тукландырыла башлады

Районыбыз аграрийлары әле ге мөһим чараны һәркайсы тиешле вакытында һәм үзбиек легендә башкарып чыгарга кү неккән, шуңа да күпчелек хуҗа лыклар басуларында техника гөрелтесе яңгырый да инде. Безнең эшче төркем басуга беренчеләр исәбендә чыккан “Алга” авыл хуҗалыгы җитеште рү кооперативколхозының үзәк усадьбасы – Тозлыкуш бригада сы яланында булып, күпъеллык үлән чәчүлекләрен өстәмә тук ландыру барышы белән танышты. Хуҗалыкның баш агрономы Фәнил Радик улы Маннанов белән авылның көньягында урнашкан күпьеллык үлән басуындагы эшләр барышы белән танышып чыктык. –Күреп торасыз, басуларга керү мөмкинлеге туу белән үк күпьеллык үлән чәчүлекләрен карбамид белән тукландыра башладык. Хуҗалык буенча алар 300 гектар мәйданны били һәм эшне комплекслы оештырдык. Ашламаны “Рубин-1200” агрегаты ярдәмендә сиптереп чыгабыз, дымлы туфракта ул тиз эреп үзләштерелә, – диде Фәнил Радик улы хуҗалык эшчәннәре янына якынлашканда. Сиптергеч агрегатны Ришат Зарипов хезмәтләндерә. Аның эшен җиренә җиткереп башкаруын билгеләп үтте баш агроном. Агрегатка оста идарә итүен үзебез дә күзәтеп тордык. “КамАЗ” автомашинасында Марат Шәмсетдинов минераль ашламаны басуга ташып тора. Махсус төягеч ролен үтәүче “КУН-10” җайланмасына ия “МТЗ” тракторына идарә итүче Марс Шәрәфетдинов капчыкларга төялгән ашламаны автомашина кузовыннан алып, сиптергеч бункерына күтәртә, аны ярдәмче эшчеләр Николай Ардашев белән Павел Перминов бункерга бушатып җибәрәләр һәм сиптергеч чираттагы мәйданнарны тукландырырга ашыга. Ул арада басудагыларга Хәниф Кәримов кичке аш китереп җиткерде. Бергә җыелуларыннан файдаланып, уңган ир-егетләрне күмәк фоторәсемгә төшереп алырга өлгердек. Тамак ялгап алгач, егетләр эшләрен тәмамларга ашыкты. Бу басудан соң иртәгә чираттагысында шулай ук эш кайнап барачак, дип ышандырды алар. Гәзитебез басылып чыкканда алгалыларның инде уҗым культуралары басуларын тукландыруга күчүләре мәгълум булды. Күп тә үтмәс, язгы культуралар чәчүгә дә төшәчәкләр инде. Эшләре генә уң бара күрсен.

Чәчүлекләр тукландырыла башлады
Чәчүлекләр тукландырыла башлады
Чәчүлекләр тукландырыла башлады
Чәчүлекләр тукландырыла башлады
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: