ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
19 апрель , 12:05

Эшкуар булып туарга кирәк

«Эшкуар – ул киләчәкне күрүче хыялый. Ул кеше эшчәнлегенең теләсә кайсы формасыннан акча ясый. Эшкуар һәрвакыт киләчәк белән гомер сөрә, беркайчан да үткәннәр белән яшәми. Ул – иҗатчы, билгесезлеккә өмет белән карый белә, хаостан гармония тудыра. Әгәр гади кеше йорт төзеп бетерүгә, анда кереп яши башласа, эшкуар берсе җитешмәс борын икенчесен төзи башлый. Эшкуарның ялланып эшләүчедән аермасы – һичбер сәбәбе булмыйча торып та үз-үзеңә ышану. Гади итеп әйткәндә, мин яхшырак һәм вәссәлам”. Бу – Михаил Герберның бер язмасындагы эшкуарга биргән сыйфатлама. Һәм мин аның белән тулысынча килешәм.

Эшкуар булып туарга кирәк
Эшкуар булып туарга кирәк


Эшкуарлык белән шөгыльләнгән, булдыклы кешеләргә сокланып яшим мин. Соңгы вакытта кече бизнеска, эшкуарлыкка зур өметләр баглыйлар. Эшем юк, нишлим, дип зарланучылар да юк түгел арабызда. Андыйларга: “Эшмәкәрлек белән шөгыльлән”,– дип әйтәләр. Ләкин әйтүе генә җиңел. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлаганчы җите кат уйларга кирәк әле.
Язманың герое Рамзан – бер дә зарлана торганнардан түгел. Аның планнары – Наполеонныкы кебек. Яшь эшмәкәр белән сезне якыннанрак таныштырып үтәсем килде.
Рамзан Фәрит улы Әхмәтшин – Уйбулат егете. Юмаш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Башкортстан аграр-технология коледжының Чакмагыштагы филиалында һөнәр үзләштергән. Аннары төньякта бораулаучы ярдәмчесе булып бер ел эшли. Көнчыгыш икътисади-юридик академиясендә читтән торып юрист белеме ала. Артабан Яңавыл шәһәрендә “Роснефть” оешмасында елдан артык хезмәт салганнан соң, туган якларына әйләнеп кайта. Яшь, тәвәккәл егет үз эшен ачып җибәрергә ниятли.
Районыбызда, гомумән республикада да кече һәм урта бизнес оешмалары күләме елдан-ел арта. Кече бизнесның районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше елдан-ел саллырак. Кече эшкуарлык халыкның мәшгульлегенә бәйле проблеманы хәл итүне тәэмин итә, яңа эш урыннары булдыра. Районда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү – икътисадны үстерүнең өстенлекле юнәлешләренең берсе.
Районыбызда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, гомүмән, үз эшен башлап җибәрүчеләргә җирлек тә, мөмкинлекләр дә зур. Мәсәлән, ярдәм максатыннан муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев үз эшен ачып җибәрергә теләүчеләр белән “Эшкуарлык сәгать”ләре үткәрә. Биредә урта һәм кече эшкуарлык субъектларына федераль, рспублика һәм район күләмендә ярдәм программалары белән таныштыралар.
Рамзан әнә шул “Эшкуарлык сәгате”нә килеп, әлеге чарадан актив файдаланып, ярдәм максатыннан эшләүче программаларның асылына төшенә. Ул Уйбулат авылында азык-төлек һәм көндәлек кирәк-яраклар кибетен төзергә була. Рамзанның әти-әнисе, туганнары бу максатны хуплый һәм аңа ярдәм итә. Менә инде өч ел дәвамында Уйбулат авылында “Лидер” кибетеннән авыл халкы өзелми. Иң мөһиме – әйбер алам дип Чакмагышка йөрисе юк, кибет товарлар ассортиментына бай.
Рамзан моңарда гына тукталып калмый, ул Чакмагыш авылында автомашина юу комплексы төзергә хыяллана. Һәм бу хыялны тормышка ашыра.
Башкортстанда 2022 елдан алып яшь эшкуарларга бизнесларын үстерүгә ярдәм йөзеннән ярты миллион сумга кадәр субсидия алу мөмкинлеге булдырылды. Бизнес-проектны гамәлгә ашыру өчен 100 меңнән 500 мең сумга кадәрге грантларны 25 яшькә кадәр эшкуарлар алу хокукына ия. Акчалар конкурс нигезендә гамәлдәге шәхси эшкуарларга һәм юридик берәмлекләргә бирелә, бу очракта яшь кеше компаниянең 50 проценттан артык өлешенә ия булырга тиеш. Башкортстанда бу чара “Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык башлангычларына ярдәм итү” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру ярдәмендә тормышка ашырыла башлады. Рамзан да, дәүләт биргән ярдәмнән дә файдаланып, район үзәгендә машина юу комплексы төзүгә ирешә. Бүгенге көндә биредә һәркем үзе машинасын юып чыга ала, шиномотаж белән тамак ялгау урыны та бар.
– Эшкуарлык белән һәркем шөгыльләнә аламы? Үз эшен башлап җибәрергә теләүчеләргә син ни әйтер идең?– дип сорау бирәм.
– Бизнес белән шөгыльләнер өчен эшкуар булып туарга кирәк. Эшкуарлык ул – теләсә кем булдыра ала торган һөнәр түгел. Эшкуар кешегә төп дүрт сыйфат хас булырга тиеш: уңышка ирешүгә ихтыяҗ булу, инициатива-тәвәккәлек, үз-үзеңә ышану, үзеңне белү. Бу гына да түгел әле: тиз арада көтелмәгән карарлар кабул итә белү, кырыс холыклы булу, көчле сиземләү сәләте, кешеләр белән эшли белү мөһим, – дип җавап бирде ул.
Яшь эшмәкәр һәм аның тормышка ашырылган проектлары өчен мин бик шатмын. Рамзанның киләчәккә планнары бик зур әле. Әлегә алар сер булып калсын. Бер киртәгә дә карамыйча, тәвәккәлләп, эшкә тотынган һәр кешене Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын.
Рамзан кебек үз эшен ачарга теләүчеләр районыбызның бизнес-шерифы Рима Рим кызы Рәхимовага 8-34796-3-18-53 телефоны ана мөрәҗәгать итә ала.

Эшкуар булып туарга кирәк
Эшкуар булып туарга кирәк
Эшкуар булып туарга кирәк
Эшкуар булып туарга кирәк
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: