ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
19 апрель , 11:15

Халык мәдәниятенең аерылгысыз өлеше

Республикабызда гасырлар дәвамында иңгә-иң куеп, дуслыкта-татулыкта йөз алтмыштан артык милләт вәкилләре яши.

Халык мәдәниятенең аерылгысыз өлеше
Халык мәдәниятенең аерылгысыз өлеше

 Аларның һәркайсының үз таихи һәм мәдәни үзенчәлекләре бар. Милли костюм – һәр халык мәдәниятенең аерылгысыз өлеше. Ул гади кием генә түгел, ә тоташ халык турында сөйли алан олы бер тарих. Шуңа да гореф-гадәтләр һәм йолалар кебек үк, аны да күз карасы кебек саклау мөһим. Ә Башкортстаныбызда күркәм традицияләр дә, горурланырлык яңалыклар да бар. 2020 елдан башлап төбәктә Милли костюм көне үткәрелә. Ул елына ике тапкыр – апрельнең өченче һәм сентябрьнең икенче җомгаларында билгеләнә. Бу күркәм бәйрәм көннәре төбәктә яшәүче халыкларның традицияләренә һәм мәдәниятләренә мөрәҗәгать итәргә, яшь буынны да аларга җәлеп итәргә киң мөмкинлекача. Агымдагы елда Милли костюм көне 19 апрельдә билгеләнә. Шушы уңайдан төбәктә дә, районыбыздагы мәдәният һәм мәгариф оешмаларында да күп төрле мәдәни һәм мәгълүмат чаралары, осталык сәгатьләре, флешмоблар, күргәзмәләр оештырыла, оешма-учреждениеләр хезмәткәрләре, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләрендә милли костюмдагы фотосурәтләрен урнаштыралар. Бу көн алдыннан республика Милли китапханәсе фотосәнгать дөньясына мөрәҗәгать итеп, “Көндәлек тормышта милли костюм” дип исемләнгән онлайн-фотокросста катнашырга чакыра. Моның өчен милли костюмда яки аның элементлары булган көндәлек киемдә фотога төшәргә һәм 15 апрельдән 19на кадәр аны “Бәйләнештә”
(“ВКонтакте”) социаль челтәрендәге үз сәхифәгездә #НациональныйКостюмвПовседневнойЖизни хештегы һәм бераз белешмә язып урнаштырырга гына кирәк була.

Халык мәдәниятенең аерылгысыз өлеше
Халык мәдәниятенең аерылгысыз өлеше
Халык мәдәниятенең аерылгысыз өлеше
Халык мәдәниятенең аерылгысыз өлеше
Халык мәдәниятенең аерылгысыз өлеше
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: