Чарада катнашучы кызлар һәм малайлар республикабызның күпмилләтле, төрле милләт вәкилләренең тату яшәве һәм һәр милләтнең үз милли костюмы булуы, милли киемнәрдә халыкның тарихи тамырлары чагылуы һәм алар озын үсеш юлы узганлыгы турында белделәр. Еллар дәвамында киемнәр үзгәргән, ләкин һәр халыкның үз милли костюмы бар. Китапханәчеләр башкорт, татар һәм рус милли киемнәре, хатын-кызлар, ир-егетләр нинди кием киюләре хакында җентекле мәгълумат җиткерделәр. Шулай ук элеккеге вакытта кешенең баш киеме бизәлеше буенча гаилә хәле һәм яше турында белергә мөмкин булуы балалар өчен ачыш булды. Балалар табышмаклар чишәләр, халык уеннарында һәм конкурсларында актив катнаштылар. Шулай ук алар игътибарына «Костюм – гасырлар мирасы» дип исемләнгән иллюстратив-китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Очрашу ахырында бәләкәчләр үзләре өчен иң кызыклы булган мәгълүмат белән уртаклашу мөмкинлегенә ия булдылар.