+4 °С
Яңгыр
Кичәдә Имәнлекул авылының тарихы һәм бүгенгесен искә алдылар, якты хәтирәләр белән уртаклаштылар.
Имәнлекул авылыннан бик күп талантлы шәхесләр чыккан. Композитор Тәлгать Шәрипов, БР атказанган артисты Илһам Вәлиев, БР атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Хәфизов, “Туган тел” телеканалының алып баручысы Айгөл Габдуллина, Фәүдәт Гыйләҗев, Гаяз Исхаков һәм башкалар.
Бүгенге көндә “Сөмбел” ансамбле Имәнлекул авылының сәләтле өлкәннәрен генә түгел, кечкенә талантларны да берләштерә. Ансамбльнең 45-еллыгына багышланган кичә матур концерт номерлары белән үрелеп барды.