ИГЕНЧЕ
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
19 апрель , 11:35

Зур сәхнәне балкытып кайттылар

Яшь биючеләребез – иҗади бәйге стипендиатлары

Зур сәхнәне балкытып кайттылар
Зур сәхнәне балкытып кайттылар

Районыбызда үсеп килүче буын вәкилләренең  талантларын ачу, иҗади сәләтләрен үстерү өчен барлык шартлар да бар. Балалар сәнгать мәктәбендә, иҗат үзәгендә, шулай ук мәктәпләрдә күп төрле түгәрәкләр эшли. Яшь райондашларыбыз аларга теләп йөри, кечкенәдән сәнгать дөньясына беренче адымнарын ясый. Алай гына да түгел, төрле дәрәҗәдәге бәйге конкурсларда катнашып, дәрәҗәле урыннар яулый. Балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлегендә шөгыльләнүче яшь биючеләребез исә, районыбыз данын ил күләмендә танытып, Бөтенрусия, Халыкара конкурсларында чыгыш ясады, гранприлар яулады.Һәр заманның – үз биюләре, дибез. Бу төр сәнгатьне үз иткән якташларның игътибарын заманча юнәлештәге, ритмлы биюләрне башкаручы “Соверен” коллективының чыгышлары да җәлеп итми калмагандыр, мөгаен. Бу төркемдә биюче кызлар заманча һәм урам стилендәге катлаулы хореографик композицияләр башкара. Исеме “урам стиле” дип аталса да, алар инде хәзер чынбарлыкта урамда түгел, профессиональ бию мәктәпләрендә башкарыла. Бу стиль чикләрендәге берничә юнәлешне үзенә алган биюләр хәзер үсмерләр һәм яшьләр арасында аеруча популяр. Зур сәхнәне балкытып кайттылар Алар зифа гәүдә формалаштыру өчен физик хезмәткә тиңләшкән күнегүләр башкарырга һәм шул ук вакытта бию фантазиясен үстерергә ирек биргән импровизацияләүгә дә юл ача. Биюләрне башкаручылар динамикалы, шул ук выкытта ирекле хәрәкәтләр ясый, шуңа да аларны күзәтеп торган тамашачылар бу композиция шул ук минутларда гына уйлап чыгарыла, дип уйларга да мөмкин. Чынлыкта исә әлеге биюне ритмлы көйгә башкарылган хәрәкәтләр җыелмасы гына түгел, ә тормыш рәвеше, иҗади фикерне белдерү, азатлык фәлсәфәсе, дип әйтергә дә була. Шуңа да ул яшьләргә генә түгел, биюне үз иткән урта буын вәкилләре өчен дә мавыктыргыч, кызыклы булып тоела. Заман белән бергә атлый торган, үсмерләрне гаджетлардан, төрле зарарлы гадәтләрдән аерып, физик күнегүләр һәм зур аудитория алдында сәхнәдә чыгыш ясауга җәлеп иткән сәнгать юнәлешләренең безнең районда да популярлаша баруы сөендерә, әлбәттә. Үсмер кызлар Эльвира Венер кызы Якупова җитәкчелегендәге бу бию төркемнәрендә нибары ике елга якын гына вакыт аралыгында шөгыльләнсәләр дә, район тамашачысының игътибарын гына яулап калмый, төрле дәрәҗәдәге мәртәбәле конкурсларда катнашып та югары уңышларга ирештеләр. Әйткәндәй, хәзер инде фитнесс-үзәктә 4 яшьтән 16 яшькә кадәр җитмештән артык яшь райондашыбыз берничә төркемдә заманча биюләр серләрен үзләштерә. Күптән түгел Эльвира Венер кызы җитәкчелегендәге “Соверен” коллективының биюче кызлары Туймазы һәм Казан шәһәрләрендә үткән бәйгеләрдә җиңү яуладыларһәм беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Алай гына да түгел, “Казанны балкыт” (“Зажигай Казань”) конкурсының финалына чыгып, резидент карталарына да ия булдылар һәм алар буенча яшь биючеләргә стипендияләр түләнә. “Бу чыгышлары вакытында кызларыбыз, чыннан да, сәхнәдә “ут чыгарып” биеп, аны балкыттылар, тамашачыларны һәм жюрины чиксез сокландырдылар. “Сезнең биюне караганда хәтта тәннәр чымырдап куйды”, – диделәр алар соңыннан. Ә кызларыбыз бу казаныш белән туктарга уйламый да әле, планнары да зурдан – алар конкурсның Мәскәүдә үтәчәк финал этабында да чыгыш ясарга исәп тоталар. Мин ихлас күңелдән безнең иҗатыбызны хуплап, кызлар өчен тавыш биргән
һәркемгә һәм, әлбәттә инде, иң якын ярдәмчеләрем булган әти-әниләргә бик тә рәхмәтлемен”, – ди Эльвира Венер кызы. Без яшь биючеләребезне һәм аларның җитәкчеләрен шушы зур казанышлары белән котлап, артабан да аларга тик уңышлар гына юлдаш булуын һәм яңадан-яңа биек иҗади үрләр яулануын телибез. Сәламәт тормыш рәвешен алып баруга һәм сәнгатькә җәлеп итүнең бер төре, үсмерләр өчен мавыктыргыч булган шушы бию күнекмәләре, әлбәттә, аларның сәламәтлегенә һәм киләчәктә уңышлы, заманнан калышмыйча, аның белән бергә атлый торган чын шәхесләр булып үсүләренә зур өлеш кертәчәге

Зур сәхнәне балкытып кайттылар
Зур сәхнәне балкытып кайттылар
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: