ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
20 апрель 2024, 05:25

Безнең баскетболчыларга тиңләр юк!

Илсөяр Өлфәт кызы Басыйрова җитәкләгән баскетболчылар командасы Кушнаренко районында узган ярышлардан янә беренче урын белән кайтты!

Безнең баскетболчыларга тиңләр юк!Безнең баскетболчыларга тиңләр юк!
Безнең баскетболчыларга тиңләр юк!

17-19 апрельдә Кушнаренко районында Юрий Гагарин исемендәге Кубокка баскетбол буенча финал ярышлар үтте. Алар Башкортстан Республикасы укучыларының XXVI нче Спартакиадасы кысаларында уздырылды. Ярышларда республиканың төрле шәһәр-районнарыннан 14 иң көчле команда көч сынашты. Алар арасында Чакмагышның баскетболчылары иң көчлеләре дип табылды. Спортчылар беренче дәрәҗәле Кубокка лаек булды! Котлыйбыз!

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас