Район үзәк дәваханәсендә энцефалиттан бушлай привика ясату мөмкинлеге бар. Вакцинаны поликлиниканың 18 кабинетында эшләтеп була. Энцефалитка каршы ныклы иммунитет барлыкка килсен өчен, аена ике тапкыр привика ясату таләп ителә. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Талпаннар авыр вируслы авыруларның сәбәпчесе булып тора. Талпан энцефалиты һәм боррелиоз (Лайма авыруы) әнә шундыйлардан. Талпаннарның активлыгы нәкъ менә май аена, июнь башларына туры килә. Талпан энцефалиты авыруының инкубация чоры зарарланган көннән алып беренче билгеләре күренгәнче, 7 тәүлектән алып 30 көнгә кадәр дәвам итә. Авыру башында тән температурасы 39 - 40 градуска кадәр күтәрелеп, калтырата башлау күзәтелә. Яктылыктан курку, күз аламаларында авыртулар, тамак кызару да күзәтелә. Муен, иң, күкрәк һәм бил тирәләрендә авыртулар сизелергә мөмкин. Әлеге авыру үзәк нерв системасының заралануы, паралич һәм үлем очрагына китерү белән куркыныч.