+28 °С
Болытлы
Профориентация эшчәнлеге кысаларында чыгарылыш сыйныф укучылары филиал җитәкчелеге, кафедра мөдирләре белән танышты, уку йортындагы әзерлек программалары турында фәһемле мәгълүмат алды.
Моннан тыш, укучылар интерактив квест-уенда катнашты. Республиканың төрле шәһәр-районнарыннан килгән 13 команда арасыннан гимназиянең “Эрудит” командасы югары күрсәткечләргә ирешеп, Квест-уенны уңышлы үткәннәре өчен Гран-Прига лаек булды. Команда һәм аларның җитәкчеләре Рәмилә Заһит кызы Әхмәтова белән Айгөл Равил кызы Кәримованы котлыйбыз! Гимназия үзенең укучылары белән горурлана!