Район үзәгенең көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан 154 гектар мәйданны биләгән басуга быел “Памяти Чепелева” сортлы арпа чәчәргә ниятләгәннәр. Көздән ук яхшылап сөреп калдырылган, иртә яздан барлык технологияләр таләпләре нигезендә әзерләнгән басуга кереп китәр алдыннан хуҗалыкның баш агрономы Азат Фидрат улы Гайсин белән тәҗрибәле механизатор Мәсгуть Зыякаев “Джон Дир” чәчкеч комплексының барлык узел-агрегатларын тагын бер тапкыр җентекләп карап-тикшереп чыктылар. “КамАЗ” автомашиналарында яхшылап эшкәртелгән орлык белән минераль ашлама алып килгән водительләр Ирек Латыйпов белән Вадим Ихсановның тәүге буразналарга ашлык күмдерүдә үз өлешләре дә булудан канәгатьлекләре йөзләрендә үк чагыла. “JCV” төягечендә алмашлап эшләүче Илнур Кәримов һәм Руслан Латыйпов та көне ел туйдырыр мәлне түземсезләнеп көтеп алганнар. Биредә үк Башкортстан аграр-технология колледжының өченче курсында белем алучы Эльвир Мөхәммәтдинов белән Альберт Латыйпов та кулдан килгәнчә ярдәмләшеп торалар.
Чәчкеч комплексының бункерлары орлык һәм ашлама белән тутырылып бетүгә район имам-мөхтәсибе урынбасары Дильшод хәзрәт Касыймходжаев игенчеләргә фатиха биреп, изге Коръәннән аятьләр укып ишеттерде. Елның яхшы килеп, игеннәр күкрәп уңуын, аларны югалтуларсыз келәтләргә җыеп алу мөмкин булуын юрап, догалар кылынды.
“Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы идарәсе рәисе Ранис Рәмзил улы Мәгалимов чәчүгә тулы әзерлек белән килүләре, эшләүчеләргә барлык шартлар тудырылуы белән таныштырды, шулай ук игеннәр күкрәп үссен, дигән изге теләкләрен җиткерде. Муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсановның зарялыларга фатиха сүзләре яңгырады, ул да игенчеләрнең тырыш хезмәте көзен келәтләрдә ашлык муллыгы белән аклануын теләде. “Заря” хуҗалыгын өч дистә еллап җитәкләгән хөрмәтле аксакал Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов та иң изге теләкләрен юллады.
Хуҗалыкның баш инженеры Алмаз Гыйлемханов, баш агроном Азат Гайсин, инженер Хәлим Заһитов, бригадир Марат Казыйханов һәм механизатор Мәсгуть Зыякаев агрегатның әзерлеген соңгы тапкыр карап чыккач, чәчкеч комплекс тәүге буразналарга орлык күмдерергә кереште. Халык йоласы буенча, игеннәр тәгәрәп уңсын, дигән изге теләкләр белән чәчүлек өстеннән йомыркалар тәгәрәттеләр. Комплекс артыннан Флүс Вәкилов һәм Салават Хәбибуллин идарә иткән “МТЗ” тракторларына тагылган агрегатлар җирне яхшылап тигезләп, тыгызларга керештеләр.
Форсаттан файдаланып, муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегенең баш агрономы Рөстәм Ринат улы Зәйдуллин белән дә кыска гына әңгәмә корып алдык. Ул барлык хуҗалыкларның да язгы чәчүне тулы әзерлектә каршылавы һәм бу мөһим чорны барлык агротехник таләпләрне катгый үтәп, тиз көннәрдә башкарып чыгарга җыенулары турында канәгатьләнеп белдерде. Һава торышы гына каршылыклар тудырмасын һәм техника гына сынатмасын, чәчү эшләре үз вакытында тиешенчә башкарылып чыгачагына шик юк. Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле авыл эшчәннәре, эшләрегез уң булсын, салган хезмәтләрегез көзен келәтләр тулылыгы, муллык белән аклансын!
#АгроВкомплексе и #АПКмоимиглазами