ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
22 апрель 2024, 05:55

Көйгә салынган гомер

Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының мактаулы мәгариф хезмәткәре Ринад Вәкил улы Кәримовка – 75 яшь!  

Көйгә салынган гомерКөйгә салынган гомер
Көйгә салынган гомер

Ашкынучан, тынгысыз холыклы, көчле рухлы талант иясен мин бик күп еллар беләм. 31 ел элек ул мине “Чакмагыш тургае” фестивалендә беренче тапкыр сәхнәгә бастырган иде. Миңа ул чакта нибары 10 яшь иде.
Сүзем – Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының мактаулы мәгариф хезмәткәре, һөнәри үсешнең барлык баскычларын үтеп, 40 елдан артык Чакмагыш беренче урта мәктәбендә музыка укытучысы булып эшләгән Ринад Вәкил улы Кәримов турында. 24 апрельдә аңа 75 яшь тула.
Музыкага мәхәббәт анда балачактан ук уяна. Уфа районының Дим бистәсендә дүрт балалы гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгән ул. Мәктәптә укыган вакытта ук аны музыка мәктәбенә биргәннәр. Аннары колледж, университет... Югары белемле белгеч юллама белән Чакмагыш якларына җибәрелә. 1974 елда шушында гомерлек ярын табып – Ләлә Гали кызына өйләнеп, матур гаилә коралар. Бер-бер артлы кызы белән уллары дөньяга килә. Шушы вакыттан алып Чакмагыш Ринад Вәкил улының икенче Ватанына әверелә.
Югары белемле белгеч 42 ел мәктәптә музыка укытып, сигез буынны олы тормыш юлына чыгара. Укытучы хезмәте – иң авыр, тынгысыз хезмәтләрнең берсе. Шушы укыткан еллар дәверендә күпме балага белем ачкычлары бирелгән, күпме дәресләр үтелгән. Аның һәр дәресе үзе бер мавыктыргыч дөнья иде. Ринад Вәкил улы һәр баланың тырышлыгын күрә белде, яратып кайгыртты, бәләкәй генә уңышларга да балалар кебек ихлас күңелдән шатлана иде. Бүген дә укучыларының уңышларына куана, киңәшләр бирә. Без – аның укучылары – бик бәхетле кешеләр.
Балалар белән эшләү белән беррәттән районның музыка укытучылары белән күп методик эшчәнлек алып барды ул. 1978 елдан музыка укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе булды. 10 елга якын мәктәпнең башлангыч профсоюз оешмасы рәисе йөген тартты. Район, республика күләмендә семинарлар, ачык дәресләр үткәрде. Саратов, Пермь, Чиләбе, Салават, Стәрлетамак, Уфа шәһәрләрендә уздырылган конференцияләрдә, 1989 елда Ленинградта музыка укытучылары съездында катнашты. 1978 елда “Ел укытучысы” конкурсында җиңү яулады. Бер үк вакытта “Кыңгыраулар” балалар ансамблен дә җитәкләде, музыка мәктәбендә дә укытты, район мәдәният йортында да, завод клубында да эшләде.


Музыка һәркемгә якын сердәш, мәңгелек юлдаш ул. Без аның белән гомер буе бергә атлыйбыз. Кайгы-хәсрәттә дә, бәхет-шатлыкта да ул безнең белән. Хаклы ялга чыккач та тынгысыз йөрәкле Ринад Вәкил улы тәүдә район мәдәният йорты каршындагы баянчылар ансамбле әгъзасы булып йөри, аннары “Идел” оркестрының художетво җитәкчесе булып китә. “Тәүдә без 15 кенә кеше идек, аннары моңга гашыйк ансамбль әгъзалары саны 65 кешегә әйләнде. Тора-бара ансамбль халык оркестрына кадәр үрләде. Бүген “Идел” составында 40ка якын кеше моң дәръясында йөзә. Арабызда иң өлкәне – Маргарита Васильевна Иванова, инде 9 дистәне тутырды”, – ди ансамбль җитәкчесе. 13 ел эчендә бергәләп алар бөтен республиканы йөреп чыккан. Күп санлы Дипломнар, Мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр.
2019 елда “Идел” халык уен кораллары оркестры “Мин яратам сине, тормыш!”дип аталган өлкән буын вәкилләре иҗаты республика фестиваленең зона этабында катнашып, халык инструментларында башкару жанрларында иң яхшылары дип табылып, Гран-При яулый.
2022 нче елның октябрь азагында башкалабыз Уфа шәһәрендә оркестрлар һәм халык уен кораллары ансамбльләренең республика конкурсында “Идел” халык уен кораллары оркестры һәм гармунчылар ансамбле үз номинацияләрендә 2нче дәрәҗә лауреат исемен яулый.
Күптән түгел Бишбүләк районында уздырылган “Рух. Дәрт.Моң” Халыкара татар мәдәнияте фестивалендә “Инструменталь иҗат” номинациясендә Гран-Прига лаек булдылар.
Гаилә хәленә килгәндә, тормыш иптәше Ләлә Гали кызы озак еллар район үзәгендә социаль приют директоры булып эшли. Уллары Илдар Башкортстан дәүләт аграр университетының икътисад бүлеген тәмамлаган, кызлары Ләйсән Ырынбур университетында белем алган. Алар инде үзләре матур тормыш корып, әти-әнисенә дүрт онык бүләк иткән. Әйтеп үтәргә кирәк, күптән түгел Ләлә апа белән Ринад абый алтын туйларын белгеләп үтте. “50 ел аккан судай сизми үтеп тә киткән. Ләлә апаңа гашыйк булып, шушы районда төпләнеп калдым һәм һич кенә дә үкенмим”, – ди Ринад абый. 50 ел бергә гомер иткән парны районыбызның ЗАГС бүлегендә олылап, хөрмәтләделәр.
Ринад Вәкил улы белән әңгәмәләшүне бик озакка сузмадык. Чөнки ул Илеш районында үткәреләчәк “Җиңү салюты” фестиваленә әзерлек буенча иҗатташлары янына репетициягә ашыга иде. Менә шундый тынгысыз, моңга чиксез гашыйк кеше ул. Сигезенче дистәне куган Ринат абыйдан: “Ничек барысына да җитешәсез?”– дип сорыйм. “Запас моторым бар. Шуны кабызам», – дип җавап бирде ул көлеп. Әйе, мин аны тәүлек буена ару-талуны белми бертуктаусыз эшләп торучы “энерджайзер” батареясына тиңләр идем. Оештыру сәләте көчле булган Ринад Вәкил улын киңкырлы талант иясе, дияр идем мин. Бары тик үз-үзенә ышанган, прогрессив фикерле, максатчан, көчле рухлы кеше генә шундый киңкырлы шәхес була ала.
Вакыт арбасы үз агымы белән алга бара да бара. Укытучы, ничә яшьтә булса да, күңеле белән һаман балачакта яши. Сабырлык, түземлелек, зирәклек кебек сыйфатларны үзенә туплаган Ринад Вәкил улына читтән карап сокланам. Авыр да, катлаулы да хезмәтендә аңа ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, муллык, иҗади уңышлар телим.

Көйгә салынган гомер
Көйгә салынган гомер
Көйгә салынган гомер
Көйгә салынган гомер
Көйгә салынган гомер
Көйгә салынган гомер
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас