21 апрельдә Уфаның “Торатау” конгерсс-холлында “Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясенең XII нче съезды үтте.
Анда бөтен республикадан делегатлар – муниципалитетлар, федераль һәм республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре җыелды. Бу масштаблы чарада Чакмагыш районы делегациясе дә катнашты. Алар уңай тәҗрибә белән уртаклашты, муниципалитетлар эшенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты, якын киләчәккә төп бурычларны билгеләде.
Ассоциация съездының пленар утырышында Башкорстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты. Ул республиканың урындагы үзидарә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Утырыш башланыр алдыннан Конгресс-холлның ачык мәйданчыгында республика җитәкчесе Уфа коммуналь хезмәтләре өчен Беларусьта җитештерелгән яңа коммуналь техника ачкычларын тапшырды.
Съездда катнашучылар урындагы үзидарә өлкәсендә мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Башкортстан Башлыгы ил үсешенең хәзерге шартларында форумның актуальлеген билгеләп үтте.