Җирле узидарә хезмәткәрләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә районыбызда барлык уңайлыклар тудырыла. Алар район үсешенә, аны төзекләндерә баруга чиксез өлеш кертә. Муниципаль хезмәткәрләр халык белән туры элемтәдә тора. Аларның хезмәте зур җаваплылык, сабырлык, таләпчәнлек һәм шул ук вакытта гадилек тә таләп итә. Районыбызда озак еллар нәтиҗәле эшләүче, матур күрсәткечләргә ирешкән муниципаль хезмәткәрләр бихисап. Алар арасында белгечләр, бүлек мөдирләре, уранбасарлар, авыл биләмәләре хакимиятләре башлыклары бар. Җиңел булмаган йөкне тартучылар арасында хатын-кызлар да күп. Һәм алар олы биләмәләр җитәкли, мөһим мәсьәләрне чишә, халык белән киңәшләшеп эшли.
Авылның хәлен, анда яшәүчеләрнең тормыш-күнкүрешен, тын алышын, борчу-шатлыгын белим дисәң, авыл биләмәсе башлыгын күреп сөйләш, диләр. Без дә шулай иттек әле.
Рәсимә ханым – тумышы белән Бәрдәсле авылыннан. Күпләр аны булдыклы хакимият башлыгы итеп белсә дә, ул сәнгатькә чиксез гашыйк кеше. “Минем артист булырга теләгемне әти-әнием хупламады. Алар мине балачагымнан ук укытучы итеп күрде. Һәм шулай булды да”, – ди Рәсимә Зәйнетдинова. “Булганнан бар да була”, – ди халык мәкале. Аның хезмәт юлы туган мәктәбендә укытучы буларак башланып китә. Хезмәт биографиясен башлаган елларны Рәсимә апа җылы тойгылар белән искә ала: “Мәктәптә эшләгән вакытта бик күп әһәмиятле эшләр башкарырга туры килде. Өлкән вожатый, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булдым, “югары категорияле укытучы” исемен яуладым. 2013 елда мәгарифне үстерү институтында квалификациямне күтәрдем. Аблай урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять дәресләреннән белем бирдем. Район, республика конкурсларында даими катнашып, призлы урыннар яуладык”.
Рәсимә апа озак еллар үз һөнәренә тугры калып, тормыш тәҗрибәсе туплый. Укытучы һөнәре аны кешеләр белән аралашырга, һәркем белән уртак тел табарга өйрәтә, оештыру сәләтләрен үстерә. Бу тәҗрибәне ул хәзер авылдашлары белән эшләгәндә куллана.
25 ел буе мәктәптә балалар укыткан тәҗрибәле укытучы ничек авыл биләмәсе башлыгы булып киткән? Яңа вазыйфа, зур җаваплылык куркытмаганмы? Эшне нидән башлаган? Шушы сорауларны бирергә ашыктым.
“Әйе, хатын-кыз өчен авыр һәм җаваплы булган йөкне үз өстемә алдым. 2019 елның сентябрендәге сайлауларда миңа урындагы халык ышаныч белдереп, 8-нче округ буенча депутат итеп сайлады. Күп тә вакыт та үтмәде, Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы итеп сайладылар. Район хакимияте башлыгы да миңа ышаныч белдергәч, күңелдә шик калмады. Мин кешеләрне, кешеләр – мине белә. Авыл биләмәсе башлыгы эшчәнлеге асылын төптән белмәсәм дә, күп эшләрдә актив катнашып йөрдем. Эшли алырмын, дигән уйга килдем”, – ди Рәсимә апа.
Ул җитәкчелек иткән Үрнәк авыл биләмәсе районыбызда иң зурлардан санала – 8 авылны берләштерә. Биредә ике меңнән артык кеше яши. Биләмәдә ике урта мәктәп, дүрт фельдшер-акушерлык пункты, ике авыл мәдәният йорты, ике авыл клубы, ике почта бүлекчәсе эшли. Монда уңган, бердәм һәм тырыш халык игелекле гомер кичерә. Әлеге вакытта авыл гөрләп тора, мәгариф, мәдәният учаклары, медицина учреждениеләре эшли, мәдәни һәм спорт чаралары даими үткәрелә.
“Ничек кенә булса да, җитәкче итеп куйгач, баштагы мәлдә бик җиңел булмады. Мин тормышны күбрәк күргән өлкән буын вәкилләренә, хезмәт ветеранарына таянам. Аларның тормыш тәҗрибәсе, акыллы сүзе, киңәшләре эшемдә нык ярдәм итә, чөнки бу вазыйфада хатын-кызга эшләве барыбер дә авыррак. Халык белән киңәшләшмиче зур эшләргә тотынмыйм. Авылларның үз гореф-гадәтләре бар, аларны исәпкә алмый булмый. Күп еллар шушы җирлектә яшәгәч, мин дә аларны үзләштердем, хөрмәт итәм. Бөтен бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәбез”.
Рәсимә апа сөйләвенчә, халык белән бергә соңгы дүрт ел эчендә шактый күркәм эшләр башкарганнар. Без, хәбәрчеләр, район үзгәрешләре белән таныштырып баручылар булу сәбәпле, бу эшләр минем күз алдымда башкарылды, дисәм дә, ялгышмам.
Җирле инициативаларны хуплау программасы кысаларында авылларда бик күп мәсьәләләр хәл ителде, юллар тәртипкә салынды, багана башларында утлар ялт итте, ял паркы калкып чыкты, обелисклар төзекләндерелде, зиратлар тәртипкә китерелде. Башкарылган эшләрне санап китсәк, гәзитебез битләрендә урын җитмәс, мөгаен. Соңгы елларда авылда тормыш-көнкүреш шартлары да яхшырды. Авылның инфраструктурасын яхшырту юнәлешендә даими эшләр алып барылды. Биләмә кечерәйми, киресенчә, үсә генә барды. Үрнәк авыл биләмәсе әһәмиятле федераль программалардан бервакытта да читтә торып калмады.
“Бар эшчәнлегебезнең нигезендә – киңәшләшеп эш итү”, – ди Рәсимә апа. – Чөнки мин миңа ышанып тапшырган авыллар анда яшәгән кешеләр өчен җаваплы. Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Авылларда да күңелне борчыган күренешләр күзәтелеп тора. Барысын да бергәләп хәл итәбез. Халык, әлбәттә, моны күрә, тоя. Кеше белән эшләгәндә төрле хәлләргә юлыгасың, арасында аңламаганнары да була. Әмма, эш тәмамлангач, ул авылны ямьләп тә торса, халык килеп рәхмәт әйтә. 100 процент аңлашуга ирешер өчен бик күп еллар эшләргә кирәк. Күпчелеге аңлый, ярдәм итә. Проблемалар бар, әлбәттә. Без аларны хәл итү юнәлешендә эшлибез. Шуның өчен сайланып куелганбыз. Безнең һәр башлангычыбызны хуплап, ярдәм кулы сузган муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улына рәхмәт. “Алма пеш, авызга төш” дип районнан килгән ярдәмне генә көтеп утра торган заман түгел. Бик авыр вакытта эшлибез. Үзебез дә тырышырга тиеш”.
Күптән түгел Рәсимә Дамир кызы “Иң яхшы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы” исеменә дә лаек буды. Конкурста республиканың төрле районнарыннан иң уңган, эшлекле 16 авыл биләмәсе хакимияте башлыгы көч сынашты.
Менә шундый җылы сөйләшү килеп чыкты Рәисмә апа белән. Зур җаваплылык таләп иткән эшне укытучыларга хас тырышлык белән башкаручы, үзенә ышанып тапшырылган кешеләр мәнфәгатен яклап эшләүче, гаиләсендә дә үрнәкле хатын-кыз булган Рәсимә апа соклану тудырды.
Тормыш юлдашы Рифат абый белән 26 ел кулга-кул тотынышып яшиләр. Чәчкә кебек ике кыз үстергәннәр. Күптән түгел алар олы бәхет кичерде – тормышларына шатлык өстәп, оныклары туды.
Карап торуга Рәсимә апа ул бик сабыр, тыныч. Бәлки шушы сабыр холкы аның иң зур ярдәмчеседер? Ничек кенә булмасын, аңа киләчәктә дә уңышлар телибез!