Ходай биргән гомерне заяга уздырмаска кирәк, диләр. Ә үкенмәслек итеп яшәү ничек була соң ул? Бу сорауга мин гүзәл табигать кочагында урнашкан Яңа Почкак авылында яшәүче Нурсәгадәт әби Габдулнәфыйкова кебек, кешеләргә рәхим-шәфкатьле, якыннарына, туган-тумачага ярдәмчел булып, намус белән тырышып эшләп, игелекле бала үстереп, дияр идем. Шушы көннәрдә 99 яшен билгеләп үткән авылның хөрмәтле ак әбие нәкъ менә күпләргә өлге булырдай шундый матур гомер юлын узган.
Күркәм туган көне уңаеннан Нурсәгадәт Нургали кызы якыннары, кызы, оныкларыннан гына түгел, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевтан да котлау һәм рәхмәт сүзләрен ишетте. Район җитәкчесе тантана сәбәпчесенә ихлас теләкләрен җиткереп, котлау открыткасын, истәлекле бүләк һәм күчтәнәчләр тапшырды.
– Туган көнегез уңаеннан ихлас теләкләребезне кабул итеп алыгыз. Тарихи вакыйгаларда катнашып, туган районыбыз һәм киләчәк буын өчен хезмәт салып, катлаулы тормыш юлын лаеклы үтүегез өчен рәхмәт Сезгә. Ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, гаиләдә бүгенгедәй җылы мөнәсәбәтләр, сезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм иминлек телим. Йөз яшегезне тутыргач та менә шулай очрашырга насыйп булсын, – диде ул.
Үз чиратында Юмаш авыл биләмәсе башлыгы Илсөяр Фәүкать кызы Гарифуллина да хөрмәтле ак әбигә иң җылы, иң матур тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
Шушы буын кешеләренә тормыш юлында күпне күрергә, кичерергә туры килүенә карамастан, күпчелеге үзен бәхетле дип исәплидер, мөгаен. Әмма ни гаҗәп, мондый кешеләр беркайчан да, бернигә дә зарланмый, нинди генә авыр хәлләр булса да, күзләрендәге яшәү чаткысы сүрелми. Алар булганына шөкерана кылып, тормышка куанып гомер кичерә. Нурсәгадәт әби дә балачагын, яшьлек елларын сабыр гына искә алып, хәтер йомгагын сүтте.
Ул 1925 елның 21 апрелендә Митрә-Әюп авылында дөньяга килгән. Бик яшьли әти-әнисез калган. Гаиләдә 3 бала үсәләр. Әтисе һәм ике абыйсы фронтка китәләр һәм кире кайтмыйлар. Әнисе авырып үлә. Картәтисе кечкенә Нурсәгадәтне Иске Почкак авылына алып китә һәм ул шунда үсә.
Хезмәт эшчәнлеге 12 яшеннән Иске Почкак авылының Таш елга колхозында башлана. 15 яшендә Котый авылында (хәзерге Уйбулат авылы) май заводына эшкә урнаша. 1943 елда Хөрмәтулла Фәтхетдин улы Габдулнәфыйковка кияүгә чыга, Светлана исемле кыз үстерәләр. Кызганычка каршы, тормыш иптәше 1989 елда вафат була. 46 ел колхозда төрле вазыйфаларда эшли һәм 1983 елда лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә Нурсәгадәт әби кызы Светлана белән яши.
– Әнием белән әтием 46 ел татулыкта гомер иттеләр. Алар шул кадәр матур яшәделәр, мине бер авыр сүз әйтми, яхшы тәрбия биреп, наз-сөюгә төреп үстерделәр. Әнием озак еллар колхозда пешекче булып эшләде, аш-суга бик оста булды, күпереп пешкән икмәкләргә кадәр үзе салып, эшен белеп, яратып башкарды, – диде әнисенә олы сөю һәм хөрмәт хисләре белән кызы Светлана Сапоккеева.
Гомер дигәнең, аккан су кебек, үтә дә китә. Арытаба да Нурсәгадәт әбигә гаиләсенең төп киңәшчесе, зур терәге булып гомер кичерергә язсын. Туган көнегез белән ихластан котлап, һәрчак шундый көчле рухлы, кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел булып калыгыз, дибез. Туар таңнарыгыз тыныч, гомерегез озын булсын. Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, якыннарыгыз игелеген тоеп, имин-мул тормышта яшәргә язсын.