ИГЕНЧЕ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
23 апрель , 14:50

Республикада 600 дән артык кешегә талпан казалган

Роспотребнадзорның республика буенча идарәлегенең эпидемиологик күзәтү һәм биләмәне санитар саклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Ләйсән Усманова Уфа хакимиятендә узган оператив киңәшмәдә сезон башыннан талпаннан тешнәлгән 676 кеше, шул исәптән 284 баланың медицина оешмаларына мөрәҗәгать итүе турында белдерде.

Республикада 600 дән артык кешегә талпан казалган
Республикада 600 дән артык кешегә талпан казалган



Әлеге вакытта талпан энцефалиты һәм боррелиоз белән авыручылар теркәлмәгән.
Исегезгә төшерәбез, район поликлиникасында талпан энцефалитыннан прививка ясату мөмкинлеге бар. Аның өчен 18нче кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Лиана Ханмурзина. Чыганак: Башинформ

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: