ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
23 апрель 2024, 17:05

Техника гөрелтесенә җыр-моң кушып

Бу көннәрдә безнең басуларда язгы чәчү башланды.

Техника гөрелтесенә җыр-моң кушыпТехника гөрелтесенә җыр-моң кушып
Техника гөрелтесенә җыр-моң кушып

Басу батырлары тракторларга зур-зур чәчкечләр тагып чәчүгә чыкты. Чәчү вакыты алар өчен олы сынау, уңышка нигез салу вакыты. Аңа безнең авыл хуҗалыгы эшчәннәре алдан ук әзерләнде.Туфрак эшкәртү кораллары, чәчкечләр яхшылап карадылар. Ниһаять , шушы көннәрдә басулар өстендә тракторлар гөрелтесе таралды. Юмаш күпфункцияле авыл клубы хезмәткәрләре ул тавышка җыр- моң кушып җибәрде. Игеннәр уңышы мул булсын, дөньялар имин булсын дип теләкләр теләп, басу эшчәннәрен җыр белән тәбрикләделәр.

Техника гөрелтесенә җыр-моң кушып
Техника гөрелтесенә җыр-моң кушып
Техника гөрелтесенә җыр-моң кушып
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас