ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
24 апрель 2024, 11:40

Изгелек һәм мәрхәмәтлелек турында

Сыйрышбаш авылы модельле китапханәсендә Башкортстан Республикасында Сәламәтлек торышы аркасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында хәстәрлек елына багышланган «Аерым хәстәрлеккә ия кешеләр» дигән мәрхәмәтлелек сәгате узды. Китапханәче балаларга бу көннең барлыкка килү тарихын сөйләде.

Изгелек һәм мәрхәмәтлелек турындаИзгелек һәм мәрхәмәтлелек турында
Изгелек һәм мәрхәмәтлелек турында

 Чара барышында алалар белән изгелек һәм мәрхәмәтлек турында әңгәмә кордылар. Алар әңгәмәгә актив рәвештә кушылдылар, бик теләп фикер алыштылар, Людвиг ван Бетховен, Олеся Владыкина, Роман Петушков, Диана Гурцкая, Григорий Журавлев һәм башка кешеләр турында белделәр. Чара ахырында кызлар һәм малайлар шигырьләр укыдылар, «Күрәзәләү» уенын уйнадылар, әдәби геройларны танып әйттеләр. Мәрхмәтлелек сәгатендә катнашучылар игътибарына изгелек һәм мәрхәмәтлелек турында балалар язучыларының китаплары тәкъдим ителде.

Изгелек һәм мәрхәмәтлелек турында
Изгелек һәм мәрхәмәтлелек турында
Изгелек һәм мәрхәмәтлелек турында
Изгелек һәм мәрхәмәтлелек турында
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас