ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
24 апрель 2024, 16:50

Муниципаль хезмәткәрләр хөрмәтләнде

Бүген район мәдәният йортында җирле үзидарә хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара булды.

Муниципаль хезмәткәрләр хөрмәтләндеМуниципаль хезмәткәрләр хөрмәтләнде
Муниципаль хезмәткәрләр хөрмәтләнде

Анда җирле үзидарәләрнең эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрүдә үзләренең өлешен керткән бер төркем муниципаль хезмәткәрләр республика һәм муниципаль район хакимиятенең мактау грамоталары белән бүләкләнде. "Үзем һәм барлык җитәкчеләр исеменнән һөнәри бәйрәм белән тәбрик итәм. Биредә утырган кешеләрнең намуслы, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә районда уңайлыклар тудырыла. Барыгызга да районның үсешенә, төзеклегенә керткән өлешегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Сез халык белән турыдан-туры элемтәдә торасыз. Хезмәтегез зур җаваплылык, сабырлык, таләпчәнлек һәм шул ук вакытта гадилек тә таләп итә. Киләчәктә эшегездә зур уңышлар, сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы телим", - диде муниципаль район Советы рәисе Ләйсән Мостафина. Бу хакта тулырак алдагы саннарда укырга мөмкин.

Муниципаль хезмәткәрләр хөрмәтләнде
Муниципаль хезмәткәрләр хөрмәтләнде
Муниципаль хезмәткәрләр хөрмәтләнде
Муниципаль хезмәткәрләр хөрмәтләнде
Муниципаль хезмәткәрләр хөрмәтләнде
Муниципаль хезмәткәрләр хөрмәтләнде
Муниципаль хезмәткәрләр хөрмәтләнде
Муниципаль хезмәткәрләр хөрмәтләнде
Муниципаль хезмәткәрләр хөрмәтләнде
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас