Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән 24 апрельгә алынган мәгълүматлардан күренүенчә, хуҗалыкта 4193 гектарда дым каплатылган, 2406 гектарда уҗым культуралары, 280 гектарда күпъеллык үләк чәчүлекләре өстәмә тукландырылган, 890 тонна чәчү орлыгы гербецидлар белән эшкәртелгән.
Җир өлгереп җитү белән Хуҗин исемендәге бүлекчәнең Ташкалмаш авылы янындагы 200 гектар мәйданны биләгән яхшылап әзерләнелгән басуда “Ульяновская” сортлы бодай чәчелә башлады. Безнең эшче төркем игенчеләр янында булып, эш барышы белән танышып кайтты.
Басуда ике “Джон Дир” чәчкеч комплекслары мамык кебек күпереп торган кап-кара туфракка берьюлы яхшылап гербицид белән эшкәртелгән орлыкны һәм минераль ашлама күмдерә бара. Тәүгесенә тәҗрибәле механизатор Фирзат Даутов идарә итсә, икенчесендә шундый ук бай тәҗрибәгә ия Илдар Сафиуллин ал-ял белми эшли. Орлык белән ашламаны берьюлы үзенә беркетелгән “КамАЗ” автомашинасында булдыклы водитель Альберт Зарипов ташып тора һәм һәркайсын аерым бункерларга төяү өчен дә җаваплы үзе.
Механизаторларның кәефләре яхшы. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки техникалары көйле эшли, ягулык-майлау материаллар, чәчү материаллы һәм минераль ашламалар белән дә тоткарлыклар юк. Үз вакытында басуга алып килеп кайнар ашлар белән тукландырып торалар. Бөтен уңайлыклары булган куәтле техникалары да, алдан яхшылап көйләп-әзерләп туелганлыктан, сынатмыйча эшли. Һава шартлары мөмкинлек биргәндә бер генә минутны да ычкындырмый эшләүче ир-егетләр чәчүне оптималь вакыт эчендә югары сыйфатлы итеп башкарып чыгар өчен тырышлык салалар да инде.
Филиал директоры – Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Алмаз Мәмдух улы Йосыпов быел сабанашлык культураларын 8926 гектарда урнаштырачакларын, шуларның 4790 гектарын бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларга бирәчәкләрен бәян итте. Без булган көнне 105,4 гектарда чәчү тәмамланган иде инде. Быел шикәр чөгендерен 1056 гектарда үстерергә ниятлиләр, бу көнне “Знамя”бүлекчәсендә аны чәчәргә дә чыккан иделәр.
Метереологлар быелгы җәйне явым-төшемгә саран, шул ук вакытта шактый эссе дә булачак, дип фаразлый. Апрельнең икенче яртысында ук һава температурасының 30 градуска якынлашуы моны ниндидер дәрәҗәдә дәлилли дә кебек. Ләкин апрель ахырында мул итеп яңгыр явуы игеннәрнең шактый яхшы төшем бирәчәгенә ышаныч уята. Шулай булсын инде, берүк, дип телибез. Игенчеләребезнең бөтен өметләре аклансын, тырышлык мул төшем белән әйләнеп кайтсын.
#АгроВкомплексе и #АПКмоимиглазами