Кичә, 24 апрельдә, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең Зөлфия Ильяс кызы Митрофанова җитәкчелегендәге театр түгәрәге әти-әниләре өчен “Незнайка маҗаралары” әкияте мотивлары буенча тамаша әзерләгән иде.
Нәни артистлар әкиятне сәхнәләштерергә ике айдан артык әзерләнгән. Бу көнне эш сәгатеннән соң әти-әниләр мәктәпкә ашыкты: биредә аларны әкият дөньясы дигән ял минутлары көтә иде.
Төп роль – Незнайка ролен Айлин Солтанова башкарды. Тамаша вакытында һәр бала үзенең сәләтен күрсәтте.
“Бүгенге укучылар өчен сәнгать дөньясында театр арткы планга калып бара. Чөнки балалар күбрәк компьютер артында утырырга, телефонда уйнарга яраталар. Аларны сәнгатькә тартуда, олылар белән аралашырга өйрәтүдә, сөйләм телен үстерүдә, җәмгыятьтә үз-үзен тота белеп, актив һәм сәләтле кеше итеп үсүендә сәхнәләштерү эшчәнлеге зур әһәмиятикә ия. Баланың бөтен тормышы – уен. Театраль тамашаларда катнашып, балалар образлар, төсләр, авазлар аша тирә-як белән таныша, уйларга, анализларга өйрәнә”, – ди Зөлфия Ильяс кызы.
Безнең балаларны сәнгать дөньясына алып кергән, аларның күңелләрен изгелеккә өйрәтүче, укучыларның шәхес буларак формалашуында күп көч салучы сыйныф җитәкчесе Зөлфия Ильяс кызы Митрофановага 2 “в” сыйныф укучыларының әти-әниләре рәхмәт җиткерә.