ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
26 апрель , 16:30

Дөнья күләм акциягә кушылып

Бүген, 26 апрельдә, иң күләмле патриотик акция – “Җиңү диктанты” үтте. Ул илебезнең данлы хәрби тарихы буенча белем дәрәҗәсен тикшерү өчен генә оештырылмый. Чараның төп максаты – Русиянең барлык гражданнарын берләштерү. Әлеге акция – Бөек Ватан сугышында Җиңү яулаган чын мәгънәсендә каһарман булган ватандашларыбызның якты истәлеген саклау, аларның батырлыклары турындагы хәтерне буыннарга тапшыру чарасы да.

Дөнья күләм акциягә кушылып
Дөнья күләм акциягә кушылып


“Җиңү диктанты” быел илебездә алтынчы тапкыр үткәрелә. Аның биремнәре Ленинград шәһәренең дошман камалышыннан азат ителүенә 80 ел тулуга , шулай ук совет гаскәрләренең СССР чикләренә чыгуына, фронтовик-язучыларның юбилейларына һәм Бөек Ватан сугышының башка истәлекле вакыйгаларына багышланды. Диктантның сораулары сигез телгә тәрҗемә ителде. Русиядән тыш, “Җиңү диктанты”н дөньяның алтмыш илендә 227 мәйданчыкта язалар.
Әлеге патриотик акциягә безнең район да актив кушылды. Диктант гимназия, Чакмагыш беренче һәм Имәнлекул урта мәктәпләрендәге мәйданчыкларда оффлайн форматында язылды.

Дөнья күләм акциягә кушылып
Дөнья күләм акциягә кушылып
Дөнья күләм акциягә кушылып
Дөнья күләм акциягә кушылып
Дөнья күләм акциягә кушылып
Дөнья күләм акциягә кушылып
Дөнья күләм акциягә кушылып
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: