+24 °С
Яңгыр
Кәҗә гөмбәсе ( сморчки) бер кат салкын суда юасы. Аннан 10-15 минут кайнатып түгәсе. Аннан тагын салкын су белән чайкатасы. Яңадан кайнарга куясы да 20 минут кайнатасы. Сөзеп аласы.Турыйсы, суган, йомырка белән кыздырасы. Артыгын туңдырып куясы.Пиццаларга, пирогларга да бара, ашын да пешерергә була. Тозларга, маринадларга бармый бу кәҗә гөмбәсе. Кыяфәте әллә ни гүзәлләрдән булмаса да, йомырка, суган белән кыздыргач, бик тәмле. Аннан. Әле җир салкын, кар суы белән чыга торган беренче гөмбә, кортларга да өлгерми ул —кибә генә, чөнки әле җир салкын, корт, микроблар аз. Чиста гөмбә санала. Чыганак:https://vk.com/wall-214119016_6956