ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
29 апрель 2024, 06:30

Кычытканны кышка ничек сакларга?

Кычытканны кышка саклау өчен киптерергә яисә пакетларга салып, туңдырырга мөмкин. Моннан тыш кычытканны үсемлек мае кушып катыралар.

Кычытканны кышка ничек сакларга?Кычытканны кышка ничек сакларга?
Кычытканны кышка ничек сакларга?

Моның өчен яфракларны вак итеп турыйлар һәм үсемлек мае белән бутыйлар. Мисал өчен, зәйтүн мае белән. Шуны боз катыра торган савытларга салып, туңдыргычка тыгалар. Болай эшләгәндә ул төсен җуймас һәм туң кычытканны салатларга, ашларга кушарга ярый. Кычытканны су белән дә катырырга мөмкин. Су яшеллекне тулысынча капларга тиеш. Мондый кычытканны компотлар, морслар, чәйләр һәм смузи ясаганда кулланырга була. Кычытканны тагын “тозлыйлар”. 1 кг кычытканга 250 гр тоз бутап, чиста банкага тутырып, суыткычта сакларга мөмкин. Кычытканны киптереп, анардан песто да ясыйлар. Кипкән яфракларны сарымсак, чикләвекләр, үсемлек мае һәм лимон согы белән бергә кушып салып, блендерда изәргә генә кирәк. Песто әзер! Чыганак:https://vk.com/wall-214119016_6989

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас