Чара уңаеннан район үзәгенең балалар модельле китап ханәсенә яшь китап укучылар һәм аларның әти-әниләре чакырылды. Биредә “Библиотөн” акциясе чикләрендә “Китап патшалыгында – гаилә дәүлә тендә” дип исемләнгән әдәби белем бирү чарасы үткәрелде. Чарага килүчеләрне “Гаилә бергә булганда күңелләр дә тыныч була” дигән девиз белән зирәк Белермән каршы алды һәм “Укыйбыз, укыйбыз, китап битләрен ачабыз...” библиофуршетында “аш-блюдолар” – һәркайсы тематика буенча бүленгән яңа китаплар белән таныштырды. Нәни китап укучылар янына шулай берничә буын илебез балаларының яраткан китап һәм киногерое – Мэри Поппинс та килде. Әдәби викторина барышында балалар һәм әти-әниләр бергәләп аның яраткан китаплар, әдәби геройлар, язучылар турындагы сорауларына җавап биреп, әдәби әсәрләрне ни дәрәҗәдә белүләрен һәм яратуларын расладылар. “Библиотөн” чарасы барышында малайлар һәм кызлар китаплар дөньясына сәяхәт кылдылар, яраткан әдәбиге ройлары белән очраштылар, төрле уен-конкурсларда ихлас катнаштылар. Алай гына да түгел, көйсез Принцесса, аның әтисе Патша, Белермән белән бергәләп үзара һәм кешеләр белән аралашу, дустаны мөнсәбәттә булу, якын кешеләренә – гаилә әгъзаларына күңел җылысын бүлү, әти-әниләргә ярдәм итү, аларны һәм алар башкарган хезмәтне хөрмәт итү күнекмәләренә өйрәнделәр. Һәм бу тормыш дәресләрен үзләш терергә аларга аңлаешлы булган, үтемле уен формасында үзләштерергә районыбызның “Гаилә” хезмәте белгечләре ярдәм итте. Моннан тыш, “Макра меның тылсымлы төеннәре” дип исемләнгән осталык сәгате барышында Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Зилина Гәрәева аларны шушы мавыктыргыч кул эшенең барлыкка килү тарихы белән таныштырып, җепләрдән матур брелок һәм үзенчәлекле бизәк нәкышлар үреп эшләргә өйрәтте. Балалар китапханәсендә үткән “Библиотөн” кичәсен Балалар иҗат үзәге тәрбияләнү челәре яңгыраткан “Гитараның тылсымлы моңнары” кыллы фантазиясе ямьләде. Акциянең программасын “Кадрда – китап!” дип исемләнгән библиоселфи тәмамлады. Балалар модельле китапханәсе хезмәт кәрләре әзерләгән бай эчтә лекле, мавыктыргыч һәм зур тәрбияви әһәмияткә ия булган шушы чара барышында бала лар әти-әниләре белән бергәләп әдәби биремнәрне үтәп, конкурс-уеннар сынауларын үтеп кенә калмады, иң кадерле кешеләре белән рухи яктан тагын да якыйнады, үзләрен бер бөтен, тату гаиләнең бер өлеше, тулы хокуклы әгъзасы итеп тоярга, өлкәннәрне, аларның хезмәтләрен, хәстәрлекләрен кадерләргә өйрәнде һәм шул ук вакытта әдәби белемнәрен дә камилләштереп, дөньяга, тирә якка карашын да киңәйтте. Би редә даими үткәрелеп килгән алдагы чаралардагы кебек үк, бу юлы да балалар белән озак еллар дәвамында эшләп, зур тәҗрибә туплаган хезмәткәрләрнең – китапханәче апаларының артистлык осталыгы, үсеп килүче буын вәкилләренең яшь үзенчәлекләрен, психологиясен белеп, алар телендә “сөйләшә” һәм һәркайсының күңеленә ачкыч таба белүе сокландырды. Бәйрәм, гамьсез балачак, шатлык һәм уңай тәэссоратлар мохите, мавыктыргыч һәм чагу китаплар йортының рухи җылылыгы атмосферасы, яңа китаплар белән танышуны көтеп алу тойгысы – болар барысы да “Библиотөн” акциясендә катнашучы нәни китап укучылар һәм аларның әти-әниләре күңелендә онытылмаслык тәэссоратлар калдырды. Шушы ук кичтә Чакмагыш үзәкләштерелгән китапханәсенең өлкәннәр бүлегендә дә Гаилә елына багышланган “Библиотөн” чарасы үтте. “Гаилә бергә булганда күңелләр дә тыныч була” дип исемләнгән бу белем бирү чарасында чыгарылыш сыйныф укучылары катнашты. Китапханәдәге бу очрашу “Гаилә – ул иң мөһим сүз” кунакханәсендә башланды. Аның барышында егетләр һәм кызлар китапханәчеләр белән бергә гаиләнең һәр кеше тормышында тоткан урыны, аның кыйммәтләре, төп төшенчәләр турында сөйләштеләр, киң билгеле шәхесләрнең, язучыларның, шагыйрьләрнең һәм акыл ияләренең фикерләрен, цитаталарын искә төшерделәр. Әңгәмә барышында театрлаштырылган тамашага кушылып, экспромт театры артистлары ролендә үз артистлык осталыкларын сынап карадылар, төрле уеннарда, күңелле викторина һәм конкурсларда белемнәрен күрсәттеләр. Чараны Балалар сәнгать мәктәбенең яшь баянчысы чыгышлары бизәде. Районыбызда тоташ гаиләләре белән китап укырга яратучы якташларыбыз байтак. Шундый гаилә әгъзаларының берсе – Байбаковлар гаиләсе бу көнне укучылар белән очрашугача кырылды. “Китап уку – күңелгә ял һәм шифа” бенефисы барышын да Зилә апа үзләренең гаилә сендә китапка мәхәббәт һәм укуга хөрмәт аларны гомерләре буена озата баруы һәм буыннан-буынга тапшырылып килүе турында сөйләде, үзе яратып укыган китаплар белән таныштырды һәм аларның иң охшаганнарын укучы яшьләргә дә тәкъдим итте. Чарага килүче укучылар игътибарына алар гаиләсе соңгы вакытта укыган китаплар күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Арабан китапханәче аларны өстәл уеннары тарихы, белән таныштырып, гаилә белән бергә уйный торган уеннар турында сөйләде. Алар – һәр гаилә әгъзаларын берләштерүче, вакытны файдалы да, күңелле дә итеп, бергә үткәрү чарасы. Логика, математик исәпкә нигезләнгән өстәл уеннарын үз итүче очрашуга килгән укучылар шахмат һәм шашка уеннарында үз белем һәм осталыкларын дәлилләп, яшьтәшләрен дә шушы уеннарның төп кагыйдәләре белән таныштырдылар. “Библиотөн” чарасының артабангы өлеше электрон презентация белән тулыландырылды. Үсмерләр кызлар аеруча яратып файдаланган модалы бизәү элементы – муенса-чокер, аның төрләре, билгеләнеше турында булды ул. Ә инде шушы һәм бантик, брошкалар кебек кием бизәү аксессуарларын чарага чакырылган кунак – кул эшләре остасы Альбина Бәйрә мова осталык сәгате барышын да канзаши техникасында эшләргә өйрәтте. Алай гына да түгел, якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан аеруча көнүзәк булган киемне бизәү һәм патриотлык, ил тарихы белән бердәмлек тойгылары билгесе булган Георгий тасмасыннан канзаши техникасында брош ка-каптырма ясау ысулы белән дә уртаклашты. Китапханәнең өлкәннәр бүлегендә үткән чараны русстилендәге “Самавыр янында мин һәм минем гаиләм” фотосессиясе тәмамлады. Гаилә кыйммәтләрен һәм иң якын кешеләрнең бердәмлеген аңларга өйрәткән бу чара анда катнашучыларның күңелендә онытылмаслык тәэссоратлар калдырды. Китапханәчеләр үсеп килүче яшь буынга халкыбызның рухи кыйммәтләрен аңлату, аларда да шушы хисләрне формалаштыру максатын алга алып, заман белән алга баручы, бар яклапта камил шәхес тәрбияләү өчен укытучы-педагоглар белән берлектә зур көч сала. Ә егетләр һәм кызларга уңышлы шәхес булып формала шу өчен, әлбәттә, китаплар, әдәби әсәрләрне мөмкин кадәр күбрәк уку таләп ителә. Китап ханә хезмәткәрләре яшьләргә шушы хакыйкатьне аңлату, күңелләренә җиткерү өчен даими рәвештә фәһемле, үсмерләр өчен мавыктыргыч чаралар оештыралар. Бүгенге гаджетлар өстенлек алган чорда шундый рухи-әхлакый үсеш, патриотлык хисләрен тәрбияләүче чараларны оештырып үткәрү аеруча көнүзәк бурыч булып тора. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре аны бар күңелләрен биреп үтәргә омтыла.