ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
3 Май 2024, 10:40

"Алексеев" шәхси хуҗалыгы бакчасына экскурсия

Юмаш урта мәктәбенең агрокласс укучылары җитәкчеләре В.В. Ермолаева белән бергәләп Шаран районы Борисовка авылындагы "Алексеев" шәхси хуҗалыгы бакчасында булып кайттылар.

"Алексеев" шәхси хуҗалыгы бакчасына экскурсия"Алексеев" шәхси хуҗалыгы бакчасына экскурсия
"Алексеев" шәхси хуҗалыгы бакчасына экскурсия

 Экскурсияне Зоя Валерьевна Алексеева үткәрде. Иң тәүдә ул укучыларны теплицада үстерелгән төрле үсемлекләр белән таныштырды. Хуҗалык ишегалдында укучылар пирамидалы туя, пихта кебек ылыслы агачлар белән таныштылар. Укучыларда аеруча ясалма күл һәм гипстан хайваннар фигуралары зур соклану уятты. Шулай ук алар алма, груша, карлыганның төрле сортлары, җиләк-җимеш культуралары белән таныштылар. Зоя Валерьевна прививка ясату, җимеш культураларын үстерүнең популяр ысуллары турында сөйләде. Артабаен экскурсия чәчәк культуралары үсентеләре үстерелә торган теплицаларда дәвам итте. Балалар күп итеп утырту материалы үстерү өчен күпме көч куярга кирәклеген белделәр. Чара ахырында кызлар һәм егетләр үзләре өчен чәчәк һәм җиләк үсентеләре сатып алдылар. Балаларга экскурсия хуш килде.

"Алексеев" шәхси хуҗалыгы бакчасына экскурсия
"Алексеев" шәхси хуҗалыгы бакчасына экскурсия
"Алексеев" шәхси хуҗалыгы бакчасына экскурсия
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас