ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
3 Май 2024, 10:45

Талантлы якташларыбызның иҗатына багышлап

2 майда Чакмагыш Балалар модельле китапханәсендә композитор Фәүзә Гасакирова һәм шагыйрь Марис Нәзировның юбилейларына багышланган «Илһам канатларында» дип аталган музыкаль-әдәби сәгать узды.

Талантлы якташларыбызның иҗатына багышлапТалантлы якташларыбызның иҗатына багышлап
Талантлы якташларыбызның иҗатына багышлап

Юмаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары әлеге чараның кунаклары булды. Китапханәче Илмира Шәфыйкова балаларны талантлы якташларыбызның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, М. Нәзировның туган җире турында «Гел сагынам сине, туган як», «Бәрәкәтле җирем – Чакмагышым» шигырьләрен укып ишеттерде. Кызлар һәм малайлар да иң кечкенә укучыларга багышланган «Ничек батыр булсын инде», «Күктәге туп», «Ике бертуган», «Бәбкәләр» һәм башка шигырьләрне бик теләп укыдылар. Әңгәмә Фәүзә Гата кызының «Айгөл чебеш үстерә», «Балкы син, мәктәбем», «Саумы кояш» җырларының аудиоязмаларын тыңлау һәм «Кыр казлары» видеоклибын карау белән үрелеп барды. Районыбызның танылган кешеләре турындагы чара барлык катнашучыларга да бик күп уңай тәэссоратлар бүләк итте. Балалар модельле китапханәсендә укучылар шагыйрь Марис Нәзиров һәм Фәүзә Гасакирова китаплары белән таныша ала.

Талантлы якташларыбызның иҗатына багышлап
Талантлы якташларыбызның иҗатына багышлап
Талантлы якташларыбызның иҗатына багышлап
Талантлы якташларыбызның иҗатына багышлап
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас